Ландыш Нигъмәтҗанова: «Түз, улым»
Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова истаграмында балалары төшкән чираттагы кызыклы видеоны урнаштырды.
Әлеге видеода Ләйлә Гомәрнең чәчен үрмәкче була. Ә Гомәр исә: «Мин бит кыз түгел», — ди. Шул уңайдан, җырчы да үзенең балачагын искә төшерә, алар да апасы белән икәү энеләрен кызлар кебек киендереп уйнаганнар, табиб булып уйнаганда, уколлар да кадап бетергәннәр икән. «Гомәр, түз», — ди ул улына.
Фото: скриншот инстаграм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев