Лилия Хәйруллинаны дәүләт имтиханына кертмәгәннәр, киләсе елга калган
Гөлдания Хәйруллинаның кызы Лилия Хәйруллинаны дәүләт имтиханына кертмәгәннәр. Җырчы киләсе елга "утырып" калган. Бу хакта ул үзе хәбәр итә.
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, АКШка баруы аркасында, Лилия Хәйруллина дәүләт имтиханына эләкмәгән. Нәтиҗәдә, җырчыга аны соңрак тапшырырга рөхсәт итмәгәннәр һәм хәзер имтиханны бары тик киләсе елга гына тапшырып булачак.
"Өстенлекләр билгеләнгән иде. Мин үкенмим. Кемдер миңа бервакыт уку тормышта иң мөһиме түгел дигән иде. Америкага баруым да, үзенә күрә бер сабак. Ә мондый тормыш сабаклары кайчагында мөһимрәк тә әле!" дип уртаклаша Лилия.
Фото: скриншот инстаграм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев