Ләйлә һәм Рөстәм Галиевләр: «Бүләкләрсез бәйрәм буламыни?!»
Рөстәм: «Яңа елда бүләк бирешәбез, ансыз нинди бәйрәм була ди инде?!»
Рөстәм:
– Яңа ел – иң яраткан бәйрәмем! Ул могҗизалы көннәрне сагынып көтеп алам. Бәйрәм көннәрен өйдә, ыгы-зыгысыз гына уздырабыз. 31 декабрь – Аринаның туган көне. Бу көнне туганнарыбыз, дусларыбыз кунакка килде. Сәгать төнге 12не сукканчы, без туган көн бәйрәм иттек, ә аннары Яңа елны каршыладык.
Яңа елда бүләк бирешәбез, ансыз нинди бәйрәм була ди инде?! Үзем сюрпризлар ясарга яратам. Кечкенәләребезгә чыршы астына бүләк куябыз. «Әти-әниеңне тыңласаң, тәртипле булсаң, Кыш бабай сиңа бүләк алып килә», – дип, алдан ук әйтеп куябыз. Олы кызыбыз Риана декабрь башында ук, рәсем ясап, Кыш бабайга заказ җибәрә. Ләйләдән дә нәрсә кирәк икәнен алдан ук сорап куям. Ул да һаман Кыш бабай барлыгына ышана әле (көлә).
Ләйлә:
– Безнең йортта матур йола бар: күршеләр бер-берсенә бүләк бирешә. Күчтәнәчләрне күтәреп, сәгать 12 тулганчы, подъезд буйлап кунакка йөрибез. Күршеләр белән туганлашып яшәү – үзе бер бәхет!
Кыш бабай дигәннәре минем өчен ул – Рөстәм. Ышанасызмы-юкмы, ул миңа туфлигә кадәр сатып алып кайта. Үзем кибеткә чыксам, озак сайланам-сайланам да ахырда бернәрсәсез кайтам. Минем кебек үлчәү йолдызлыгы астында туганнар өчен бу – гадәти хәл. Ә Рөстәм, кайдан табадыр ул, ошаган төсне, фасонны, минем үлчәмне алып кайтып бирә! Гадәттә, джинс чалбарының туры килгәнен табу бик авыр, әмма Рөстәм өчен бу да проблема түгел. Минем Кыш бабай шундый юмарт: ел буе киендерә мине!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев