Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Ләйсән Гыймаева: «Булаттан бүләк сорап алганым юк»

– Безнең Яңа ел башка кешеләрнекеннән аерылмый: өйдә балалар белән каршы алабыз. Көне буе бергәләп табын әзерлибез, күңел ачабыз, сәгать төнге 12 тулгач, урамга чыгып, салют аттырабыз. Кайчак әниләр дә безгә кунакка килә.

Зур кызыбыз Кыш бабай барлыгына ышанмый, 12 яшьтә кайсы бала ышансын инде?! Ә Зифабыз әле көтте, уенчыклар алып килергә заказ бирде. Ә минем беркай­чан да бәйрәмгә Булаттан бүләк сорап алганым юк. Һәрчак үзе нәрсә кирәген белеп ала. Бәйрәмдә генә түгел, гади көннәрдә дә мине сөендерә белә ул.

Бер елны Булат өйгә Кыш бабай булып киенеп кайтып керде. Балаларны котлады, биетте, шигырь сөйләтте. Олы кызыбыз әтисен таныган, әмма сеңлесенә сиздермәде. Аннары, Булат янына килеп: «Әти, мин сине тавышың буенча таныдым», – диде. Без, үскәндә, самимирәк идек, ә хәзерге балалар бик үткен: аларны алдавы җиңел түгел.

http://shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев