Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

“ӘНВӘР — ТӨП КОДАБЫЗ”

Зилә һәм Хәсән УСМАНОВлар — Башкортостанда яшәп иҗат итүче җырлы гаилә.

— Гаилә корып яши башлавыбызга быел 15 ел була. Тәүге тапкыр 2000 елда Уфа академиясендә күрештек. Хәсән училище тәмамлап килгән, ә мин шунда укый идем. Безне җырчы Әнвәр Нургалиев таныштырды. Аның белән вокал бүлегендә бергә укыдык. Әле һаман да, Әнвәр — төп кодабыз, дип көлеп искә алабыз. 2003 елда өйләнештек, — ди Зилә.
“Балалар да сәнгатькә
тартыла”
— Зилә, ике балага гомер биргәнсез. Алар белән дә танышыйк әле.
— Кызыбыз Шәүрәгә — 13, улыбыз Уралга 8 яшь. Уфада гимназиядә укыйлар. Алма агачыннан ерак төшми, балалар да сәнгатькә тартыла. Артист булыр өчен бөтен мөмкинлекләре бар. Шәүрә заманча, эстрада биюләре белән шөгыльләнә. Гитарада да уйнарга тели. Әтисеннән: “Өйрәт инде”, — дип сорый. Улыбыз математика белән кызыксына. Курай дәресләренә йөри. Балачактан төрлесен үзләштерсеннәр. Вакыты җиткәч, күңелләренә ошаганын сайларлар.
— Балаларга исемнәрне кем сайлады? Шәүрә нәрсәне аңлата?
Хәсән:
— Кызыбызга исемне мин сайладым. “Данлыклы, бик матур” дигән мәгънәне аңлата. Кызыбыз туган чорда бик матур “Шәүрә” башкорт халык җырын башкара идем. Моның да йогынтысы булгандыр. Аны әле дә яратып җырлыйм.
Улыбызга исемне Зилә сайлады. Документта Урал дип язылса да, мулла кушкан исеме — Уралбатыр.
— Уфага кайсы яктан килеп төпләндегез?
Хәсән:
— Габҗәлил районының бик матур Аскар авылыннан. Һөнәр белгән, тырыш гаиләдә үстем. Кызганыч, хәзер әтием дә, әнием дә мәрхүмнәр.
Зилә:
— Мин — Бөрьян районы кызы. Әти-әнием сәнгать кешеләре түгел. Әти тракторчы булды, соңрак озак еллар газ котельныенда эшләде. Хәзер лаеклы ялда. Әни — Башкортостанның атказанган икътисадчысы. Үзләре җитди һөнәр ияләре булгач, җырчы юлын сайлавымны авыр кабул иттеләр. Эстрадада кайнавыбызга күп еллар узса да, моңа ияләшеп кенә киләләр. “Балаларны кем карар? Ничек укырлар?” — дип борчылдылар.
— Тамада да булып йөрисез икән...
Зилә:
— Башта тәкъдимнәр булып та, моңа алынмадык. Чөнки җырлап йөрү белән алып баруның аермасы бик зур. Җидешәр сәгать буе әлеге эшне башкару тавыш ярыларына күп көч китерә. Хәзер җаен таптык. Хәсән уеннар уйнатканда — мин, мин сөйләгәндә ул ял итеп ала. Тавыш — төп эш коралыбыз, сакларга кирәк.
— Хәсән, итальян телен дә беләсең икән?
— Сәнгать училищесында — 2, академиядә 4 ел итальян телен өйрәндем. Ипилек-тозлык беләм. Италиягә илтеп, ташлап калдырсалар да, адашмаячакмын (көлә). Яраткан җырчыларым бар: Паваротти, Доминго һ.б. Мәҗлесләрдә кайчак итальян җырларын да башкарам...

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев