Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Радик Юльякшинның әнисе булачак килененә киңәшләрен бирде: Элвин Грей нәрсә ярата, Радик балачагында нигә елаган?

Нәфисә ханым Элвин Грей псевдонимы белән танылган улы Радик Юльякшинны кунакка чакырган.

Нәфисә ханым Радикның «Россия-Башкортостан» каналының "Хәйерле иртә, Республика!" тапшыруы студиясенә иң яраткан ризыкларының берсе – мимоза әзерләп килгән. Ул бу салатны әзерләп тә күрсәтте.

Алып баручылар “Радик йокларга яратамы?” – дип сорагач, Нәфисә ханым: “Йокларга барыбыз да ярата, әмма Радикның йокларга бер дә вакыты юк”, - дип җавап бирде.

Нәфисә ханым әйтүенчә, балалар барысы да елак, әмма Радик кадәр елакны аның күргәне булмаган. “Нык елак булды”, - ди ул. “Кулдан төшмәде, этләтте”, - ди ул.

Нәфисә ханым Радикның алты айлык чактагы фотосын да алып килгән. Ул кызы Регина һәм улы Радикны ничек тәрбияләгәнен дә сөйләде. “Ата-ана безне ничек тәрбияләсә, шулай ук тәрбияләдек”. Нәфисә ханым Радикка суккалап та алганын яшермәде. “Үзе шук булды, үзе елак булды, эләккәндер инде”.

Нәфисә ханым әйтүенчә, улы Яңа елда Зорро булып киенергә яраткан. Улының икенче класста укыганда ук курайда уйнаганын сөйләде.

Алып баручылар “булачак киленнәргә кирәк булыр, Радик тагын нәрсә ярата” дип шаярттылар. Әни кеше Радикның үзенең дә пешерергә яратуын, аеруча баллы тортны охшатканын әйтте.

Берничә ай элек Радик Юльякшин турында кыз

 

http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев