Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Раил Садриев Виктор Сухоруковны Буага китерергә җыена

Җәй көне Буада “Буа: диалог киңлегендә” халыкара фестивале уздырыла.

Буа татар дәүләт театры базасында уздырылган “Буа: диалог киңлегендә” халыкара фестиваленә Россиянең халык артисты Виктор Сухоруков килергә мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Буа театры директоры, фестивальнең сәнгать җитәкчесе Раил Садриев хәбәр итте.

“Сухоруков бик популяр актер. Без аның белән бүген генә күрешеп сөйләштек. Безнең театр фестиваленә килүе турында килештек”, - диде Раил Садриев.
Россиянең халык артисты, Виктор Сухоруков – Моссовет театры актеры.

Бүген Буа театрының Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе гастрольләре башлана. Театр Мәскәү өлкәсенең Орехово-Зуево һәм Малаховка шәһәрләрендә, Мәскәүнең Россия Армиясе театры сәхнәсендә спектакльләрен күрсәтә.

“Буа: диалог киңлегендә” халыкара фестивале 2019 елның язында Буада уздырылачак. Әлегә аның үткәреләчәк көннәре игълан ителмәгән. 2018 елда фестивальгә Сергей Безруков катнашып, үзенең “Нәни принц” моноспектаклен тәкъдим иткән иде.
 

Фото: Раил Садри

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев