Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

УРАЛ РӘШИТОВ ВӘСИЛӘ ФӘТТАХОВАНЫҢ ЯҢА ҖЫРЫН ТАМАШАЧЫЛАРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕ

25 апрель көнне Уфада Урал Рәшитовның “Кызыл розалар сиңа бүләк итәм” исемле концерты шаулап-гөрләп үтте. Композитор кадерле тамашачыларына Вәсилә Фәттахова башкаруында яңа җыр тәкъдим итте. Бу җыр сәхнәдән беренче тапкыр яңгырады.

Җырның язылу тарихына килгәндә, Урал Рәшитов йөрәк түрендә сакланган иң тирән хис-тойгылары, тормышындагы мәңге онытылмас вакыйгалар белән бүлеште.
- Әниемне соңгы юлга озаткан көн... Соң гына өйгә кайттык... Күңелдә бушлык, тирә-юньдә авыр тынлык... Эш бүлмәмә кереп утырдым. Шулвакыт әниемнең җылы кулларын иңнәремдә тойгандай булдым. Хәтта аның тын алышы сизелә иде. Артыма борылып карарга да кыймадым. 
Өн белән төш арасында ниндидер көй көйләдем. Музыка коралында уйнадым. Илаһи бер мизгел иде бу. Күпмедер вакыттан уянып киткәндәй булдым. Карасам, таң аткан. Янымда әни дә юк. Төн эчендә язган җырымны тыңлап карадым: нишләдем мин? - дип, үзем дә гаҗәпкә калдым... Бик матур көй!
Бу җырны бары әти-әнине югалту ачысын тойган кеше генә башкара ала иде. Тирән вокал кирәк иде.
Шулай язган булгандыр, иртән студиягә Вәсилә килде. Язманы аңа тыңлаттым. Караламага гына эшләнгән аранжировкага бу җырны йөрәге аша үткәреп, ихлас җырлады ул. 
“Урал абый, бик авыр әйбер. Аны сәхнәдә басып, күз яшьләрсез җырлап булмый”, диде ул. Кызганычка каршы, Вәсилә әйткәнчә булды. Бу җырны ул сәхнәдә басып бер тапкыр да җырламады. 
Бик иртә якты дөньялардан китеп барган газизләрдән-газиз әниләребезгә һәм яраткан җырчыбыз Вәсилә Фәттаховага багышлап, “Әни, җаның – оҗмахта” җырын тамашачыларыма тәкъдим итәм. 
Ана күңеле – балада. Ничә яшьтә булсак та, әниләр өчен без бала булып калабыз. Ничә яшьтә булсак та, бала буларак, әни назына мохтаҗбыз. Яшәтәсе дә яшәтәсе килә Сезне, әниләребез! Һәр сулышыбыз, һәр адымыбыз өчен без бурычлы Сезнең алда, әнкәйләр! Рәхмәтләребезне әйтергә соңламыйк! Исән чакта әнкәйләребез янына ашыгыйк!

https://vk.com/club25818484

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев