Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Вил Усмановка көрәш федерациясенең алтын билгесе тапшырылды

Бүген Татарстанның көрәш федерациясе президиумы җитәкчесе, Татарстанның авыл хужалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтов Вил Усмановка 50 яшь тулу уңаеннан, җырчы һәм көрәшчене үзендә кабул итте.

Билгеле булганча, күптән түгел Вил Усманов үзенең 50 яшьлек юбилеены билгеләп үтте. Бу уңайдан ул үзенең юбилей концертларын куйды, төрле чараларда котлаулар кабул итте.

Вил Усманов ул җырчы гына түгел, ул әле бик әйбәт көрәшче дә иде. Заманында күп тапкырлар Казан чемпионатында җиңүләр яулады, Республика күләм ярышларда уңылшларга иреште. Казан, Бaулы, башка  районнар Сабан туйларында «Баш батыр» исеменә лаек булды.

Марат Готыф улы Әхмәтов Вил Усмановка федерация исеменнән  көрәшне үстерергә зур өлеш керткән өчен Алтын билге һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Бу  хакта Республиканың көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин хәбәр итте.

Фото: http://idel-tat.ru

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев