"Йә минем кебек йолдыз бул, йә җырлап йөрмә"
Шулай бервакыт юлда Әлфия апа Авзалованың кызы Зөлфияне очраттым.
– Зөлфия, Әлфия Авзалова ниндиерәк әни иде? Ул бит гел гастрольләрдә йөргән. Сез аны һәрвакыт сагынып көткәнсездер?
– Гел сагындык, көттек. Безнең өчен дөньядагы иң яхшы әни, балалар өчен иң яхшы әби иде.
– Сез театр училищесында укыдыгыз бит?
– Әйе.
– Ни өчен актриса яки җырчы булмадыгыз?
– Белмим. Башта әнинең теләге булмады. Соңрак: “Пенсиягә чыккач үзең кара... Синең, әлбәттә, андый талантың юк”, – диде.
– Җырлатты бит ул сезне...
– Җырлатуын җырлатты. Минем җырлавым аңа бик ошый иде. Әмма: “Йә минем кебек йолдыз бул, йә бөтенләй җырлап йөрмә”, – диде.
– Америкага китүегез ничек булды?
– Без анда эшләдек. Ирем Америкада сәүдә буенча Татарстан илчесе иде. Мин башта балаларны, аннан оныкларны карадым. Хәзерге көндә 4 оныгым бар, Аллага шөкер.
– Ә хәзер ни өчен Татарстанга кайттыгыз?
– Командировкабыз бетте. Ике елдан артык инде Казанда торабыз.
– Әлфия апа турында мемуарлар язарга телисез икән. Ул эшне ничек башлыйсыз? Материалларны каян табасыз?
– Русча әйткәндә, “С миру по нитке” җыячакбыз. Без – балалары, гаиләсе үзебез белгәннәрне сөйлиячәкбез. Аннан инде дуслары, артистлар сөйлиячәк. Менә, Хәния дә мемуарның берәр бүлеген язар дип уйлаган идек, килеп чыкмады бит... Бөтен нәрсә Аллаһы Тәгалә кулында.
– Ул мемуарларны язганда берәр язучы ярдәм итәчәкме сезгә?
– Әйе. Батулла абый, башкалар...
– Балаларыгыз ни белән шөгыльләнә?
– Кечкенә кызым Мәскәүдә, олысы – Америкада.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев