Яңгыр астында… чаңгы ярышы?!
Сабан туйлары күптән тәмамланса да, авыл халкы ял итәргә сәбәбен табып кына тора. Кайбыч районы Борындык авылы халкының бәйрәм кәефен коеп яуган яңгыр да боза алмады хәтта.
Узган җомгада Борындык авылы халкы Авыл көнен бәйрәм итте. Августның беренче атнасында Авыл көнен зурлап уздыру монда күптәннән гадәткә кергән инде. Районның Борындык авылында яшәүче халкы тырышып эшләргә дә, рәхәтләнеп ял итәргә дә яратучылардан санала. Җирлектә бәйрәм буласы турында хәбәр, еракларга кадәр барып ирешеп, чит җирләрдә яшәүче туган-тумачаларны, авылдашларны бер урынга туплады.
Борындык мәдәният йорты мөдире Илсинә Хөснетдинова сүзләренчә, авылда бәйрәм оештырырга кирәк дип күптәннән уйлап йөргәннәр инде. Ел да уза торгач, халык та ияләшеп, “кайчан була?” дип сорамый тормаган. Китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә программасын төзегәннәр.
– Оештыру эшләрен быел Борындык авылы яшьләре үз җилкәсенә алды. Кем сәхнә урнаштыру, аны бизәү, кем баннерлар ясау белән мәшгуль булды. Концерт программасы, уеннар, сәүдә өчен җаваплы кешеләр куелды, – дип сөйләде Илсинә.
Композитор, аранжировщик Илдар Ногмановны күпләр беләдер. Ул – тумышы белән шушы авылдан. Ел саен авыл көненә Илдар җырчылар алып кайта икән. Быел да искәрмә булмады. Татар эстрадасының иң популяр җырчылары – Әнвәр Нургалиев, Рифат Зарипов, Ришат Фазлыйәхмәтов, Вадим Захаров, Булат Нигъмәтуллин бу көнне Борындык авылы кешеләренә үз җырларын бүләк итте. Башка җырчы-биючеләр дә халыкның күңелен күрде. Борындык авылының үзешчәннәре дә җыр-моңга хирыс, алар да чыгыш ясады. Хәер, бәйрәм башланганчы ук, авыл гармун көенә күмелеп, гөрләп тора иде инде. Урам буйлатып, җырлашып та, биеп тә алдылар.
Җырчылар димәктән, халык бигрәк тә Әнвәр Нургалиев өчен өзелеп торды. Ул бәйрәмгә кичке тугызда гына килеп җитте. Шуңа “җәза” итеп, Авыл көненә җыелучылар җырчыны төнге икегә кадәр җырлатты. “Әнвәрне күрергә килдек” ,– диючеләр бер-ике генә булмагандыр бу кичтә.
– Борындыкка гаиләм, хатыны белән энем, балалары белән апам, гаиләсе белән киленнең апасы Яшел Үзән районыннан ук килдек. Безнең янда чегәннәр бер якта торсын! – дип уртаклашты декрет ялына чыккан хезмәттәшебез Эльвира Вәлиева. – Өстән яңгыр явып торса да, бәйрәм кәефебезне бозмады. Утырып тору түгел, басып торырга да урын юк монда. Борындык авылы көне димәссең, безнең күрше-тирә авыл кешеләре дә күп килгән икән.
– Авыл көне – туганнар, дуслар белән очрашу өчен бер сәбәп. Быелгысы бигрәк тә үзенчәлекле булды, башка еллардан аерылып торды. Авылымда шулай бәйрәмнәр оештырулары белән горурланам, мондый чараларга теләп, ашкынып кайтам, – дип уртаклашты Казаннан ялга кайткан Зөһрә Кәримова.
Авыл көнендә котлау сүзләре белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Борындык җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев, Татарстан яшьләр эшләре министры ярдәмчесе Алсу Сәетова чыгыш ясады.
Бәйрәмнең иң кызык өлеше – халык уеннары. Җәй булуга карамастан, Борындыкта хәтта чаңгы белән узышулар да оештырганнар. Яңгыры яугач, кары да явар дип өметләндек, ди шаярта авыл халкы. Хатын-кызлар исә гер күтәрүдә, пычкы белән такта кисүдә чират торып катнашты. Озынлыкка резин кәлүш атып карарга теләүчеләр дә күп иде.
Фото: скриншот инстаграм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев