Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Фоторепортажлар

Байлар Сабасыннан Шәфигуллиннар гаиләсен, 8 июль - Гаилә һәм тугрылык көне уңаеннан, мәртәбәле кунаклар тәбрикләде, бүләкләр тапшырды.

Алар арасында Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин, ТРсы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Саба районара Социаль фонды җитәкчесе Марат Мөхтәсимов бар иде.

Гаилә бизнесларын бергә җитәкләп алып баручы Гөлия һәм Фәнил Шәфигуллиннар гаиләсендә 5 бала үсә. Бер малай һәм 4 кызга әти-әниләре ныклы тәрбия һәм белем бирә. Олы уллары һәм кызлары сәләтле балалар мәктәбендә "5"ле, "4"ле билгеләренә генә укый, төрле түгәрәкләргә йөри һәм ярышларда катнашып, диплом, медальләргә лаек була. Ике кызлары балалар бакчасына йөри, ә иң нәни кызларына нибары 9 гына ай. Шушы ишле матур гаиләгә исәнлек-саулык, бәхет һәм уңышлар тиелибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев