"Хәтер шәме" акциясенә Шәмәрдәнлеләр дә кушылды
21 июнь төнендә «Хәтер шәме» акциясе кысаларында Шәмәрдән “Яшьлек” яшьләр үзәге каршында эшләп килүче “Җиңү волонтерлары", санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәп, тыныч киләчәк өчен Бөек Ватан сугышында вафат булучылар истәлегенә шәмнәр һәм лампадалар кабыздылар.
"Хәтер шәме" акциясе ярдәмендә без тарихыбызга кагылып, әби-бабаларыбызны хөрмәт итә алабыз. Бу төн Бөек Ватан сугышы вакыйгалары һәм аның нәтиҗәләре турында хәтерләре яшәгән битараф булмаган кешеләрне берләштерә",- үзәкнең баш белгече Алисә Гомәрова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев