АТТЕСТАЦИЯСЕЗ ЭШ УРЫННАРЫ
Район прокуратурасы оешма-предприятиеләрдә һәм шәхси эшмәкәрләрдә эшләүчеләрнең хокукларын хезмәт урыннарын аттестацияләп яклауга юнәлдерелгән нәтиҗәле чаралар күрде.
Шәхси эшмәкәрләр тарафыннан һәм район оешмаларында эш урыннарында хезмәт шартлары булдырылуга аттестация һәм хезмәтне саклау буенча сертификацияләү үткәргәндә гамәлдәге хезмәт законнарының үтәлеше тикшерелде. Аның нәтиҗәләре күрсәткәнчә, эш бирүчеләр тарафыннан Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 212нче маддәсе таләпләре үтәлмәгән. Ягъни тикшерү көненә 30 шәхси эшмәкәр предприятиеләрендә һәм 62 оешмада эш урыннары аттестацияләнмәгән иде.
Район прокуратурасы тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, эш бирүчеләрне хезмәт урыннарын аттестацияләүгә мәҗбүр итү турында судка 92 гариза кертте. Хәзерге вакытта суд 52 гаризаны карап, барысын да уңай хәл итте.
Р.Сәлахов,
район прокуроры, юстиция киңәшчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев