ХАЛЫК ХӨКЕМЕНӘ
Район судына кергән материалларның күпчелеген гражданлык эшләре тәшкил итә.
Алар, эшләрне карау һәм хәл итүнең Гражданлык-процессуаль кодексы тарафыннан башка сроклары билгеләнмәгән булса, судка китерелгән көннән башлап, ике айда тикшерелә.
Быелның беренче яртысында беренче инстанциядәге судлар һәм җәмәгать судьялары тарафыннан барысы 937 гражданлык эше каралды. Бу - былтырның шушы чоры белән чагыштырганда 10 процентка күбрәк. Каралган барлык эшләрнең 687се буенча судка бирүчеләрнең дәгъваларын канәгатьләндерү турында карар чыгарылды. Мисалга, вакытында түләнмәгән хезмәт хакларын эзләп алуга кагылышлы - 39, хезмәт бәхәсләренә бәйле 5 эш каралып, уңай хәл ителде. Хокуклары якланмаган кулланучылар файдасына 25 суд карары чыгарылды. Милек мирас итү белән бәйле бәхәсләр буенча гражданлык эшләренең саны 81гә җитте. Торак йорт, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә кагылышлы гаризалар да артты. Әйтик, 1нче суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан каралган барлык гражданлык эшләренең 49 проценты шушы категориягә туры килә.
Ярты елда район судында барысы 58 җинаять эше каралды. Анализ урлашуларга кагылышлы эшләрнең кимүен, белә торып кешенең сәламәтлегенә тормышы өчен куркынычлы зыян китерүчеләргә, кеше кыйнаучыларга карата кузгатылган эшләрнең артуын күрсәтә. Җәмәгать судьялары 116нчы маддә (кыйнау) буенча кузгатылган 21 җинаять эше (48 процент) карады. Үтерү белән янаган өчен - 6, көчләгән өчен -1, белә торып кешегә авыр тән җәрәхәте ясаган өчен 2 кеше суд тарафыннан гаепле дип табылып, гадел хөкем карарлары чыгарылды. Террорлык акты турында ялган хәбәр итүче дә җәзасын алды. Барлык каралган җинаять эшләре буенча хөкем карары чыгарылып, 3 гаепләнүче ирегеннән мәхрүм ителде, 10 кеше әлеге җәзаны шартлы алды, ягъни сынау срогы белән иректә калдырылды. Штрафка 4 кеше тартылды.
Җинаять кылучыларның яртысына якыны мәгълүм эш урыны булмаган хезмәткә яраклы кешеләр, 12се хатын-кыз.
Судларда административ хокук бозулар турындагы эшләр карау да артты. Барысы 700 эш каралып, 679ына административ чара билгеләү турында карар чыгарылды.
Административ эшләрнең күпчелеген (барысы 254 эш) җәмәгать урыннарында аек булмаган хәлдә йөргәннәре өчен җаваплылыкка тартылучылар тәшкил итте. Аек булмаган хәлдә транспорт чаралары белән идарә иткән 58 йөртүченең эше судта каралып, алар транспорт белән идарә итү хокукларыннан мәхрүм ителделәр. Вак хулиганлык гамәлләре кылганы өчен - 82 кеше, исереклек дәрәҗәсен билгеләү өчен медицина тикшерү үтүдән баш тарткан 15 йөртүче җәмәгать судьялары каршында җавап тотты.
И.Мөхәммәтҗанов,
район суды судьясы ярдәмчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев