Саба таңнары

Сабинский район

18+
Хокук мәктәбе

Россиядә җәмәгать урыннары, интернетта сүгенгән өчен штрафларны арттырырга тәкъдим итәләр

Штрафларны арттырырга тәкъдим итәләр

Депутатлар җәмәгать урыннарында һәм интернетта сүгенү сүзләре кулланган өчен штрафларны 10 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте. Закон чыгару инициативасын рус телен яклау буенча фракцияара комиссия каравына тапшырачаклар, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Хәзерге вакытта җәмәгать урынында сүгенгән өчен 500 сумнан 1 мең сумга кадәр штрафка тартырга яки 15 тәүлеккә кадәр пенитенциар учреждениегә озатырга мөмкиннәр.

Дәүләт Думасы депутаты Александр Аксененко аңлатканча, физик затлар өчен штрафларны 10 меңгә кадәр арттырырга кирәк. Шулай ук норматив булмаган лексика кулланучы башкаручыларның концертларын оештыручы юридик затлар өчен штрафларны берничә тапкыр арттыру ниятләнә.

«Фикер алышу өчен аерым тема - кануннардагы бушлык, чараларны оештыручылар шоу һәм чараларга җәлеп иткән артистлар өчен җаваплы түгел», - дип өстәде ул.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-amagat-urynnary-internetta-sugengan-ocen-straflarny-arttyryrga-takdim-italar-5902780

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев