ҖӘЗАСЫ ҖИНАЯТЕНӘ КҮРӘ
Суд практикасында үзгәрешләр булып тора. Хөкем органнарының быелгы эшчәнлегенә РФ Җинаять кодексына үзгәрешләр керткән һәм җинаять сәясәтен гуманлаштыруга юнәлдерелгән 420 санлы Федераль закон (07.12.2011) йогынты ясады.
Җинаять кодексының гомуми, шулай ук үзенә башка маддәләре дә үзгәрешләр кичерде. Әйтик, хәзер кеше белә торып һәм саксыз рәвештә гамәл кыла икән, моның өчен Җинаять кодексында каралган максималь җәза срогы өч елдан артмаса (аңарчы бу срок кыскарак - 2 генә ел иде), аның гамәле артык авыр булмаган җинаять булып санала. Судьяларның, шулай итеп, җинаятьнең нинди шартларда кылынуын һәм иҗтимагый куркынычлылыгы дәрәҗәсен исәпкә алып, җинаять җаваплылыгын җиңеләйтә торган шартлар булганда, җинаять категориясен йомшагракка үзгәртү мөмкинлеге туды.
Икътисадый эшчәнлек өлкәсенә караган җинаятьләр буенча хөкем карары чыгарганда да үзгәрешләр бар. Әлеге җинаятьне (салымнар һәм җыемнар түләүдән читләшү, салым агенты йөкләмәләрен үтәмәү) беренче тапкыр кылучыны, бюджетка килгән зыян тулысынча кайтарылган очракта, җинаять җаваплылыгыннан азат итү каралган.
Әгәр кеше төп җәза чарасы буларак билгеләнгән штрафны түләүдән усал ният белән баш тарткан икән, хәзер судья аңа иректән мәхрүм итү белән бәйләнмәгән башка төр хөкем карары да чыгара ала.
(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)
И.Хәбибуллин,
район суды
администраторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев