Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Габит Фәрхетдиновның “Ялгыш язылган язмыш” китабы дөнья күрде

Автор газета укучыларыбызга үткен телдә язылган мәкаләләре, юморескалары һәм шигырьләре белән яхшы таныш.

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе нәшриятында Байлар Сабасында  яшәп  иҗат итүче Габит Фәрхетдиновның “Ялгыш  язылган язмыш” дип исемләнгән  китабы басылып чыкты. Автор  газета  укучыларыбызга үткен телдә  язылган  мәкаләләре, юморескалары һәм  шигырьләре белән   яхшы таныш. Яңа китапка якташыбызның “Ялгыш язылган  язмыш” повесте,  хикәяләре һәм “Шәпи бунты” пьесасы кергән. Повестьның “Сабадан    янгын   сүндерү машинасы  килеп  җиткәндә” дигән  юллар  белән  башлануы вакыйгаларның тормыш  чынбарлыгыннан  алынганлыгы турында   сөйли. Бу  инде авторның икенче  китабы. “Чал ветеринар кыйссалары” дигән хезмәте Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында   мал табибларының өстәл китабы буларак   бәяләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев