Кабатланган язмышлар
Сабада яшәп иҗат итүче, озак еллар “Сабагаз” идарәсендә баш бухгалтер булып эшләп лаеклы ялга чыккан Гөлсем Хаҗиәхмәт кызы Имамиеваның “Кабатланган язмышлар” дип исемләнгән яңа хикәяләр китабы дөнья күрде.
Авторның бу китабында кеше һәм җәмгыять, ир белән хатын мөнәсәбәтләре, егет белән кыз мәхәббәте проблемалары күтәрелә. Ул үзенең башыннан үткәннәрен, дусларының язмышларын, хатын-кызның батырлыгын, авырлыкларга каршы тора алу сәләтен тасвирлый. Бу хикәяләрдә табигать-анага мәрхәмәтле булырга, янәшәдәге серле-сихри дөньяга саклык белән карарга һәм туган җиребезнең кадерен белергә өнди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев