Күрәсен күрде (Фәтхулла Абдуллин)
2 бүлек
Солдат хезмәтенең санаулы көннәре үтсә дә, тормышның сынаулы көннәре үтмәгән икән шул әле. Ул җәзага тиң газаплы көннәр, әйтерсең, Камилнең кайтуын сагалап торганнар иде...
Нәкъ ярты елдан, көзге, җелекләргә кадәр үтә торган салкын яңгыр пыскаклап торган болытлы көннәрнең берсендә, Камил утырган очкыч Бигеш аэропортына килеп кунды. Егет траптан төшкәндә, түземсезләнеп, пассажирларның үкчәләренә баса-баса атлады. Алдагыларның җылы салоннан чыгасылары килми идеме, ташбака шикелле әкрен кыймылдыйлар. Камил түзмәде, трапны тоткасыз ягыннан җиргә сикерде. Ниһаять! Менә ул туган-үскән җир! Һавасы гына да ни тора! Егет, күкрәген киереп, салкынча һаваны сулады. Аңа әйтеп бетергесез рәхәт булып китте. Тирә-якка күз төшереп алды. Кемнәрдер көзге салкыннан бөрешеп, якасын күтәрде, хатын-кызлар җылы шәлләренә төренде. Көзге ачы җил Камилнең дә чәчләрен тузгытты, битен чеметеп алмакчы булды.
Ни гаҗәп, салкын җил аңа, битләрдән сыйпап, иркәләп исә торган җылы саба җиле сыман тоелды! Салкын яңгыр аның битләрен юар өчен, әйтерсең, күкләр тарафыннан иңдерелгән шифалы тамчылар иде. Ә исе! Исе! Егет моңарчы башына килмәгән ачыш ясады: карале, яңгырның да исе була икән бит, әй! Шәһәргә кайтучы автобус килергә байтак вакыт бар иде әле. Каккан казык кебек урамда кагаеп тормас өчен, ул аэропортның пассажирлар залына керде.
Болытлы көн булганга, кайбер юнәлешләргә очу тоткарланган иде булса кирәк, зал халык белән шыгрым тулы. Утыргычка тиенгәннәр рәхәт чигә, урын җитмәгәннәр сырганак шикелле стена буйларын сырып алган. Диварга сөялгән килеш аягын чалыштырып баскан егет, дөньяда гаме булмаган кешедәй, китапка текәлгән. Мөгаен, студенттыр. Камил дә егет янына килеп басты, аннары саклык белән генә катыргы чемоданы өстенә чүмәште. Зал умарта күче кебек гөжләп тора. Кемдер иптәшенә кычкыра. Кемнәрдер тыныч кына күршесе белән гәпләшә. «Монда без дә бар бит әле», дигән шикелле, юк-юкта репродукторлар да «телгә» килә. Арырак эскәмияләрнең берсендә Камилгә аркасы белән утырган хатынның баласы елый. Ул аны ничек туктатырга белми изалана. Шул тирәдә утырган ике әби, балалы хатынга карый-карый, үзара нидер сөйләшәләр, ни өчендер мескен хатын ягына кулларын да селтәп алалар иде. Нигә алай кыланалар? Балалы хатын ни өчен әбиләрнең ачуын чыгарган – шайтан белсен! Камилгә аларның сүзе өзек-төтек кенә булып ишетелә. Алай да колагыңны торгызып тыңласаң, ни сөйләгәннәрен чамаларга була иде.
– И-и, әйтмә дә инде, җаный, хәзерге яшьләрне! Ходай биргән шул бер баласын да карый алмыйлар.
– Иреннән карата инде ул аны. Ирен җигә! – ди башындагы француз яулыгы өстенә җылы шәл япканы.
– Шулайдыр. Әнә бит ничек бизәнгән. Баласыннан бигрәк үзен караган.
Буялган тырнаклар белән ничек бала чүпрәге юмак кирәк.
– Иреннән юдырта инде ул аны.
– Карале, ахирәт, карале, баласы белән ничек тупас кылана. Утын түмәре күтәрәмени? Бала күргән хатынга охшамаган бу.
– Кыланышыннан ук сизелә шул. Кычкырып та ала. Сабый балага тәмле тел белән генә эндәшергә кирәк югыйсә.
– Дөрес әйтәсең, ахирәт. Яратканны кырык көнлек сабый да аңлый.
Теге хатын әбиләрнең ризасызлыгына игътибар иттеме, көтмәгәндә баласын күтәреп торып басты. Борылып, сабыен үзенең урынына утыртты, каршына чүгәләп, авызына имезлекме, нидер каптырмакчы булып азапланды. Сабый, үҗәтләнеп, авызындагы сыен гел кире чыгарды. Камил, хатынның йөзен күрүгә, ни уйларга белми, тораташ кебек катты да калды. Бала күтәргән хатын... аның сөеклесе Миләүшә иде! Нәрсә бу? Өнемме, төшемме?! Әллә күземә генә күренәме? Егет, үз күзләренә үзе ышанмагандай, торып басты. Кабат кызга текәлде. Юк! Төш кенәдер бу! Чемоданы өстендә йокымсырап киткәндер дә уяна алмый интегәдер. Ул, шулай нишләргә, ни уйларга белми аңгы-миңге торган арада, репродуктор телгә килде. Каядыр очачак рейска хәбәр бирделәр ахры, зал умарта күчедәй тагын да көчлерәк гөжләргә тотынды. Кемнәрдер алагаем зур чемоданнары белән аның балтырына бәрелеп үттеләр.
Аягөсте китапка «кадалып» торган студент егет тә каударланып китеп барды. «Юк! Төш түгел, өн бу, Камил! Өн!» – дип пышылдады ул үзалдына. Хәзер аңа нишләргә? Барып исәнләшергәме? Котларгамы? Әллә танымаган булып кыланырга, күрмәмешкә сабышыргамы? Егет, тәгаен бер карарга килә алмый, икеләнеп басып тора бирде. Миләүшә берара хат язмый башлагач, ул
әнисе аркылы аның институтка керергә әзерләнеп йөрүен ишеткән иде. Кыз, Камилнең әнисенә сер итеп кенә, имтиханга әзерләнәм бит әле мин, Хатирә апа, Камилнең кайтуына сюрприз әзерләп торам, дип аңлаткан. Институтка кергәндерме-юкмы, анысы караңгы. Сөеклесе аңа тагын да кәттәрәк сюрприз әзерләгән икән бит! Ә мин – тинтәк. Аны тәүлегенә туксан тапкыр уйлап, дивана була яздым. Ә ул?! Вәгъдә – иман, диләр, биргән вәгъдәңә хыянәт иманыңа хыянәт белән бер. Иманына хыянәт иткән кешеләрнең исеме дә чиркангыч – мөртәт! Бу сүз янында сукрану да, катлы-катлы итеп сүгенү дә чүп кенә. Татар телендә мөртәттән дә имәнеч, җан биздергеч нәфрәт сүзе, мөгаен, юктыр. Әллә соң биргән вәгъдәсендә тормаган Миләүшәгә кул селтәргә дә, саубуллашмыйча китеп барыргамы?
Камил бер мизгелгә генә туктап, уйланып калды. Бу минутларда аның күңелендә, Такташ әйтмешли, ике «мин» көрәшә иде. «Тукта, тукта! Кызма!» – дип киңәш итте аның икенчесе... – Тормыш – колагыңны бормыш, ди.
Тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин ич. Бәлки, аның сөйгәне кемнеңдер тасма теленә алданып, кияүгә чыкмыйча гына бала тапкандыр? Миләүшәнең соңгы вакытта хат язмавы да бер сәбәпсез генә булмагандыр?»
Күңелендә икеләнү, шикләнү, өметләнү кебек мең төрле фараз кайнаган Камилнең аяклары ихтыярсыздан әле һаман сабыен елавыннан туктата алмаган Миләүшәгә таба атлады. Ул кызга җитәрәк ике-өч адым кала туктады. Гәрчә тагын да якынаясы, сөеклесен кочагына алып сөясе, күпереп-дулкынланып торган чәчләреннән иркәләп сыйпыйсы килсә дә, тыелып калды. Бәлки инде ул кемнеңдер никахлы хатыныдыр? Миләүшә дә аны күреп алды. Кызның елак сабый белән әвәрә килгәндәге борчулы йөзе мизгел эчендә май кояшыдай яктырып китте. Ул инде кулындагы сабыен да онытты бугай.
– Камил! Кайчан кайттың?
Камилнең күңелен бимазалаган беренче «мин» тагын өскә калкып чыкты. Хәзер егетнең карашы да битараф. Әле генә кичергән хисләре дә юып алгандай югалган иде.
– Синең хат язмавыңның сере менә кайда икән. Әни булуың белән котлыйм, – диде ул, салкын гына.
Миләүшә егетнең тавышы да, кыланышы да ни өчен төксе икәнен чамалап алды. Әйтерсең, шайтан котыртты, ул бу «уен»ны дәвам итәргә булды.
– Ә нигә? Гаеп эшмени? Хатын-кыз үз гомерендә һич югы бер бала тәрбияләп үстерергә тиеш. Ул – аның Аллаһы Тәгалә каршындагы бурычы. Егет белән кызның төртмә телләнеп сөйләшүе кызык тоелдымы, сабый елавыннан туктады. Миләүшә, биләүдәге сабыйга ымлап:
– Карале, Камил, ул сине күргәч, елавыннан туктады, – диде, елмая төшеп. Сабый, чыннан да, Камилгә карап, ачылмаган теле белән «ыгы-ыгы» килеп, үзенчә нидер сөйләнеп, елмаеп тора иде.
– Сизәсеңме, Камил, ул сине бер күрүдә үк яратты. Гаҗәп бит, әйеме? Әллә кулыңа алып, «үчтеки-үчтеки» итеп, сикертеп аласыңмы? Әйдә, сабыйның күңеле булсын инде. Мә!
Алай да Камилнең күңеле эремәде.
– Рәхмәт! Мөгаен, аның үз әтисе бардыр. Ул сикертсен инде.
– Ә булмаса? Үксез баланың күңелен күтәрү тагын да саваплырак ич, – диде
кыз, уенын дәвам итеп.
– Әтисез генә бала табарга син Мәрьям анамыни? Һәм ул, Миләүшәнең җавабын көтеп тормастан, өстәде: – Ятим балалар белән детдом шөгыльләнә.
Мин түгел! Кызның ярату, сагыну, очрашу шатлыгы белән мөлдерәмә тулган күңелен рәнҗү хисе телеп узды. Менә аның сөйгәне нинди икән, ә?! Миләүшә кулындагы сабыйны аның уйнаштан тапкан баласы дип уйларга өлгергән. Кызның егеткә ачуы килә башлады.
– Камил, моңа кадәр мин сине мәрхәмәтле, әйбәт егет дип белә идем. Хәзер ни уйларга да белмим инде.
– Теләсәң ни уйла! Очраган бер күке баласының башыннан сыйпап йөрергә мине кем дип беләсең?
Аның тавышы тагын да кырысланган иде. Ул, минем сүзем бетте дигәндәй, кул сәгатенә карап алды. Автобус китәр вакыт җитеп килә иде. Егет, чемоданын кулына алып, Миләүшә белән саубуллашмыйча да китеп барды. Сабыйның кайсыдыр төше авырта иде бугай, ул тагын ачыргаланып еларга тотынды. Миләүшә, сабыйны кулына алып, тирбәтә-тирбәтә йөренә башлады. Бу минутларда булган хәлләр чын-чынлап аны борчуга салган иде. Сөйгәне белән мондый очрашу көткән идемени соң ул? Уеннан уймак чыгарганы өчен берара үзен дә битәрләп алды. Егетнең нервысында уйнап, шаяртып ала, имеш. Камилне дә әйтерең бармы? Бала күтәргән Миләүшәне күрүгә, коелды да төште. Ә бәлки әле шулай яхшырактыр да. Моңа кадәр ул аны яхшы беләм дип йөрде, һәрчак аны якын күрде. Кешенең нинди икәнен белер өчен аның белән бер пот тоз ашарга кирәк, диләр шул. Гомер буе бергә яшәгән иреңне дә белеп бетереп булмый, димәс иде тормыш иткән хатыннар да. Әнисен юксына башлады ахры, күтәреп йөрткәч, берара тынычланып торган сабый тагын еларга тотынды. Озаклады шул. Сабый гына түгел, Миләүшә дә бертуган апасының килүен түземсезлек белән көтә. Иртәгә эш көне. Аның да кайтасы бар. Соңгы автобуска булса да өлгерергә кирәк иде. Ниһаять, касса янындагы кешеләрне ерып, тирләп-пешеп беткән, шулай да кош тоткан сабыйдай шатланган апасы Сәвия килеп чыкты.
– Уф, көчкә алдым! Бу рейска эләкмәсәм, бала белән иртәгә кадәр аэропорт саклап ятарга туры киләдерие, – диде ул, өс-башын тәртипкә китереп. Аннары өзек-төтек кенә булса да, сеңлесенә касса янындагы маҗараларны сөйләп алды. – Бер әрмән, чиратсыз кереп, миннән алда билет алмакчы булган иде, кертмәдем. Үзе юньләп русча да белми. «Ереван! Ереван!» дип, кассага акча суза. Сиңа Ереван булса, миңа Казан, дип кертмәдем. Әгәр аңа юл куйган булсам, билетсыз кала идем.
Озак сөйләшеп тора алмадылар. Ул арада репродуктор телгә килде.
Миләүшәнең апасы очачак рейска теркәү башланды. Шулай да кыз апасына Камилне очратуы, аның солдат хезмәтен үтәп кайтуы турында әйтергә өлгерде.
– Туйга кайтасы була икән алайса, – диде апасы, сеңлесе өчен ихластан куанып.
– Белмим инде, белмим.
– Ничек инде белмисең?
Миләүшә бүтән сүз куертмады. Апасының соравы да җавапсыз калды. Ул апасын озатып җибәргәндә, көн кичкә авышкан иде, шәһәргә кайтасы соңгы автобуска да чак-чак өлгерде.
*
Камилне аэропортта сөйгәне белән очрашу тетрәндергән иде. Аның тизрәк мондагы яңалыкларны беләсе килә. Ә әнисенең ике ел күрмәгән улына сораулары җыелган. Бердәнбере бит. Исән-сау кайткан улына бер-бер артлы сораулар яудырып кына тора.
– Солдат хезмәте авыр булмадымы? Кыерсытмадылармы? Әрмиядә тәртип юк, диләр бит. Бигрәк тә яшь солдатларны рәнҗетәләр, дип сөйлиләр. Хакмы шул сүзләр?
– Җебеп торсаң, кыерсытырга маташучылар кайда да җитәрлек ул, әнкәй. Барысы да кешенең үзеннән тора.
– Анысы шулай инде. Кырык ата баласында кырык төрле холык. Әтиең, мәрхүмкәй, үзенә тырнак белән дә чирттермәде. Аңа охшасаң, син дә төшеп калганнардан булмассың, боерган булса.
– Алдагысын Алла гына белә инде.
Чуан тулып тишелгән шикелле, кайтып кергәннән бирле Камилнең йөрәген тырнап торган сорау тышка бәреп чыкты.
– Әнкәй, нәрсә, Миләүшә кияүгә чыктымыни?
Камилнең әнисенә бу сорау аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Ул берара ни дияргә белми торды. Менә, үзеңдәге хәлне күршеңнән сора дигәннәре хактыр. Әллә кайда, ачуым килмәгәе, кошлар очып җитмәс җирдә хезмәт иткән улы нинди яңалык алып кайткан!
– Ю-ук! Сорап килүчеләр булды бугай. Тик ул, төрле сылтау табып, барысын да кире какты.
– Детдомнан бала алдымыни?
– Нишләп алсын! Институтта укый бит ул хәзер.
– Мин аны әле ике сәгать элек кенә аэропортта бала белән күрдем. Елак
баласын туктата алмый изалана иде. Каршысында утырган әбиләр сүктеләр дә әле үзен.
Әнисенең һич кенә дә ышанасы килми иде.
– Булмас! Шаярткандыр әле.
– Нинди шаярту ди? Кеше әйтсә, ышанмас та идем. Мин үз күзләрем белән күрдем бит, әнкәй! Әзрәк сөйләшеп тә тордык әле.
– Нәрсә диде соң үзе?
– Хатын-кыз үз гомерендә һич югы бер бала үстерергә тиеш, ди.
Камилнең сүзләре әнисен тагын да ныграк аптырашта калдырды. Ул инде икеләнә дә башлады.
– Һәй, әттәгенәсе! Менә яңалык?! Кичә үлгән булсам, ишетми каласы булганмын икән, ә!.
Ул арада, монда мин дә бар бит әле, дигән шикелле, кухняда чәйнек сызгырганы ишетелде. Әңгәмә өзелде. Ана белән улы аш бүлмәсенә уздылар. Камил үзенең яраткан урынына утырды. Ике ел үтсә дә, берни үзгәрмәгән. Тәрәзә төбендә – әнисенең яраткан яран гөлләре. Алар Камилнең кайтуына әзерләнгәннәр диярсең – шау чәчәктә утыралар! Стенада – авылдан ук алып килгән түгәрәк сәгать. Вакыттан кала бар нәрсәгә битараф сәгать, өйдәге тынлыкны бозып, бер көйгә текелди. Юк, текелдәми, ә Камилнең йөрәк януын тагын да көчәйтеп, бер үк сүзләрне кабатлый кебек: «...көт-мәгән, көт-мәгән, көт-мәгән...» Зал белән кухня арасында тәм-томнар әзерләп йөргәндә, улы китергән яңалык берара басылып торса да, өстәл әзер булгач, Хатирәнең йөрәк
итен кабат талый башлады. Ул өзелгән әңгәмәне дәвам итмәкче иде... Кинәт кенә Миләүшәнең апасы кунакка кайтканы исенә төште.
– Менә баш диген инде, ә! – Әнисе уч төбе белән җиңелчә генә маңгаена чәпелдәтеп алды. – Әле шушы арада гына Миләүшәнең кияүгә чыккан апасы баласы белән кунакка кайткан иде бит. Бәлки, шуның баласы булгандыр...
Үткән ел Казан егетенә кияүгә чыкты бит ул.
– Апасын күрмәдем мин аның.
Ана белән ул, ни дияргә белми, бер-берсенә карашып, тынып калдылар. Ана кеше юлдан кайткан улына ял итәргә кирәклеген шәйләп алды.
– Ярар, улым, борчылма. Юлда талчыккансыңдыр. Бар, ял ит. Бүлмәңә урын әзерләдем. Иртәгә Миләүшә белән үзегез сөйләшерсез. Нибуч, аңлашырсыз әле...
*
Әнисе: «Нибуч, аңлашырсыз әле», дисә дә, икенче көнне дә, аннан соң да алар аңлаша алмадылар.
Миләүшә Камилнең аэропорттагы кыланышыннан баштарак көлгән булса, соңыннан бик нык рәнҗегән иде. Шуңа күрә ул җылы караш күрсәтмәде, егетнең ишек шакуына «кәефем юк» яисә «температурам күтәрелде», дип, өйләренә кертмәде.
Әнә бит, ул бүген дә:
– Семестр ахыры. Имтиханга әзерләнәм, – дип, бик җайлы гына кире борды.
Икенче, өченче көнне дә, аннан соң да шундый хәл кабатлангач, Камилнең тәмам сөмсере коелды. Сөйләшмәс булды. Ул үз эченә бикләнде. Ә бит ул сөйгәнен үлеп сагынган иде. Солдат хезмәтенең дә ике елына караганда, соңгы ике көнен үткәрү аңа җәза кебек тоелган иде. Кайткач та иң беренче эше итеп, икәүдәникәү генә калып, сөеклесенең чәчләрен сыйпап иркәләмәкче, пешкән чия төсле иреннәреннән үпмәкче, серле күзләренә карап, бик озак сокланып тормакчы иде...
Соңыннан ул Миләүшәнең апасы турында ишетте ишетүен. Подъезд төбендә кызның кайтуын сагалап торып, гафу да үтенде. Әмма... Ни аяныч, сөеклесенең күңеле һаман эремәгән иде шул әле. Ул Камилгә, чит кешене күргәндәй, хиссез, битараф караш ташлап:
– Яратуың шуның кадәр генә булган икән, Камил, – дип, подъезд ишеген
шапылдатып ябып кереп китте.
Шулай да Камил кызның карашында кызгану, үкенү чалымнарын шәйләп
алды. Миләүшә егетне кызгана идеме, үзенме – шунысы гына аңлашылмады.
*
Алты яшьлек сәфәрдән кайтса, алтмыш яшьлек аның хәлен белергә килер, дигәннәр. Камилнең кайтканын ишетеп, әнисенең энесе Сәфәргали килде. Иллесен тутырган абзый, басса бакыр, типсә тимер өзәрдәй чагын «күтәренке күңел» белән яшәп, вакытында өйләнә алмыйча да калды. Хәер, «Коммунизмга юл» дигән салага барып, бер ялгыз хатынга йортка кергән иде дә, ул мескеннең сукыр эчәге шартлап, гомере өзелде. Бала-чагалары булмагач, Сәфәргали тол хатынның йортында яшәп калды. Гәрдәле халкын шәһәргә күчергәндә, аңа өлеш тимәде. Хәзер дуадак каз кебек ялгызы яши. Колхозлар таркалгач, күпләр шикелле ул да эшсез калды. Булдыклы егетләр күмәк хуҗалык таркалды дип, борын салындырып утырмады, пай җирләрендә иген икте, абзар тутырып мал асрады, хуҗалыгын гөл кебек итте. Сәфәргали кебек «көпшәкләр», кибет тирәсенә җыелып, өстәгеләрне сүкте. Янган йөрәкләрен (бурычка алып булса да) хәмер белән басарга тырышты. Аларның, төкерекләрен чәчә-чәчә, бугаз киерүен өстәгеләр ишетмәде, түбәндәрәк утырганнар ишетсә дә, колагына да элмәде яисә «безгә югарыдан шулай куштылар» дип кенә җавап бирде. Вакытында кеше төсле гаилә корган булса, ул да берәр чарасына керешер иде. Ә хәзер аның «гуты узган, чабатасы тузган». Кибеткә килгән-киткәннән тиеннәр өмет итеп көн күрә. Шулай булса да, әнисенең энесе бит, Камил кибеткә чыгып йөгерде.
Абзасы белән чәйләп-мәйләп утыру да егетнең янган йөрәген басмады.
Киресенчә, хәмер тәэсире аны әллә нинди яман уйларга этәрде. Аның күңелендә, «мөгаен, Миләүшәнең егете бардыр, саклап торырга кирәк», кебек берсеннән-берсе күңелсез уйлар чуалды. Улының, балтасы суга төшкәндәй, пошаманда йөрүенә әнисе дә борчыла, сәбәбен дә белә, ярдәм генә итә алмый иде. Аптырагач, улының хәленә керергә тырышып, ул:
– Улым, бер болганмый, су да тынмый, диләр. Миләүшә начар кыз түгел. Үпкәләп йөрер-йөрер дә акылына килер. Ул кадәр борчылма. Бар, урамга чык. Иптәшләреңне күр. Шәһәр белән таныш. Күрәсеңме, ничек зурайды! Әнә, бездән ике тукталыш кына яңа кинотеатр төзеп куйдылар. Кинога бар! – диде.
Ә шәһәр, чыннан да, зурайган иде. Ике ел элек кенә бураннар уйнап торган япан кырда ничаклы йортлар калкып чыккан. Йорт тирәли утырткан агачлар калкынып килә. Алар яшәгән өй янында гына автобус тукталышы ясап куйганнар. Тукталышка бәләкәй генә сәүдә павильоны килеп сыенган. Көн аяз. Кояш, солдаттан кайткан егетне күрүенә шатлангандай, нурын жәлләми мул сибә. Тукталышта җим эзләп, чыпчыклар чыркылдаша, күгәрченнәр, гөр-гөр килеп, кешеләрнең аяк астында бөтерелә. Камил кошларның ыланышына хәйран калып карап торды. Күгәрченнәр кешеләр сипкән көнбагышны кабыгыние белән бергә йотып җибәрәләр. Ә чыпчыклар (ничек башлары җитә диген!) җәһәт кенә томшыкларына эләктерәләр дә, башларын кыегайта-кыегайта, берничә мәртәбә асфальтка бәргәләп алалар. Шулай иткәч, көнбагышның кабыгы ярылып китә дә читкә чәчри. Хәйләкәр чыпчыклар аның төшен генә ашыйлар. Менә кайда ул гаҗәп хәйран тамаша! Камилнең моңа кадәр аларга игътибар иткәне юк иде. Аның күңеле күтәрелеп китте. Тукталышта кеше күп түгел. Егет читтәрәк басып торучы кызга игътибар итте. Кыз әледән-әле сәгатенә карап ала, аптырагач, тукталыш тирәли утырткан һәм инде ярыйсы ук тернәкләнеп килүче юкә агачларының яфракларын өзеп ала. Түземсезләнеп-кыбырсып, аларны бөтергәли. Мотлак, ул шулай сабырсызланып, кемнедер көтә иде. Ә кыз теләсә нинди асыл егетләрне дә үзенә каратырлык чибәр булуы өстенә, кигән киемнәре дә соңгы мода белән тегелгән. Әйтерсең, ул чибәрләр конкурсында катнашып, әле генә Парижның үзеннән кайтып төшкән. Кызның көткән кешесе, ә Камилгә кирәкле маршрут автобусы юк та юк. Егет, бар кыюлыгын җыеп, кызга якынлашты.
– Кемне көтәсез, чибәркәй?
Кыз, Камилне баштанаяк күздән кичергәннән соң, саран гына елмайды.
Күңеленнән генә, ярыйсы егет күренә бу, таушалмаган, дип уйлап алды.
– Менә, сезне көтәм.
– Соң, нигә аны әйтми торасыз?
– Кызлар үзләре сүз башлар дип уйлыйсызмы әллә? Не дождётесь!
– Соң, әйдәгез алайса, минем белән кинога!
Кыз тагын бер мәртәбә Камилгә сынап карап алды.
– Нәрсә, кызың килмәдемени?
– Миңа андый бәхет тәтемәде шул әле.
– Үпкәләткәнсеңдер. Шуңа килмәгәндер.
Камилнең йөрәге сыкрап куйды. Шулай да чыраена чыгармады. Кыз тагын телгә килде:
– Нинди фильмга чакырмакчы буласыз инде?
– Ә сез ниндирәк фильмнар карарга яратасыз? Сугыш турындамы?
Детективмы?
Кыз, якын килмә, дигән кыяфәттә ике кулын берьюлы күкрәк турысына күтәрде. Әйтерсең, бу минутларда аңа кемнәрдер сугарга кизәнә. Ул, шулардан саклану өчен, кулларын калкан итеп куйган иде.
– Ой, юк! Ул сугыш-үтереш турындагы фильмнардан болай да туйган инде. Телевизорны кабызсаң да, шул – аккан каннары экраннан чайпалып чыгардай. Карап торуы чирканыч!
– Әйдәгез, алайса мин сезне «Ватан»га алып барам. Элек анда Һиндстан фильмнары күрсәтәләр иде. Аларда мәхәббәт маҗаралары җыр-музыка белән үрелеп бара ичмаса.
– Ә нишләп иде дип үткән заманда сөйлисез әле? Утырып чыктыгызмы әллә дияр идем, андый егеткә охшамагансыз..Чая кыз икән бу, сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел, дип уйлап алды Камил күңеленнән генә.
– Ике ел хезмәт итеп кайттым мин.
– О-о, Ватан алдындагы бурычыгызны үтәгәнсез икән алайса. Димәк, хәзер дүрт ягыгыз кыйбла!
– Хәзерге минутта безнең кыйбла «Ватан» кинотеатрына юнәлгән булырга тиеш. Сез риза булсагыз, әлбәттә. Кыз (бу юлы елмаеп) Камилне тагын бер мәртәбә күздән кичерде.
– Солдаттан кайткан егеткә ничек каршы киләсең инде. Сезнең кебек полковник каршында мин рядовой солдат кына.
Камил кычкырып көлеп җибәрде.
– Ике ел эчендә полковник чыкса, безнең ил генераллар белән тулыр иде. Мин бары өлкән сержант кына.
– Барыбер командир инде.
– Сержантларны младший комсостав, диләр.
Кыз буялган тырнаклы нәфис кулларын җиңелчә генә селтәп алды.
– Барыбер командир бит инде.
Камил бәхәсләшеп тормады.
дәвамы бар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев