Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Сәлам сезгә ераклардан!

Хөрмәтле «Саба таңнары» редакциясе! Быел мин туган авылым Язлы Арташка кайтып килдем. Татарстан көннән-көн матурая. Бар җирдә дә чисталык, тәртип. Басуларда мул уңыш күренә. Сезнең газета аша Язлы Арташ авылы халкына зиратны тимер рәшәткә белән әйләндереп алганнары өчен бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Яңадан авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать җиткерергә телим. Безнең авыл уртасында таш күпер бар. Ул күперне Әби патша салган, диләр. Ул – тарихи истәлек. Аны хәзер җир күмеп бара. Без бәләкәй чакта аның аркылы чаңгы шуа идек. Балчык каплап бетерсә, су күпер өстеннән ага башлар. Күпер салырга туры киләчәк. Хәзер җирдән чистартылса, бәлки яңадан 300 ел торыр.

Туган авылым, сиңа кайттым, сагынып,

Каршы алдың бу юлы да син елмаеп.

Төзек, матур, зур йортларың тезелгәннәр

Балкыйсың син ерактан ук гел нурланып.

 

Авылда да тормыш хәзер алга киткән

Һәрбер өйгә уты, газы, суы кергән.

Көянтәгә чиләк асып су ташулар

Онытылган икән инде бик күптәннән.

 

Һәр табында өстәл тулы сый-нигъмәтләр,

Капка төбе саен затлы машиналар.

Ераклардан сузылып киткән яхшы юллар

Үзләренә әллә кайдан чакыралар.

 

Тик сизелми элеккеге күңеллелек

Гармун чыңы, җыр-моңнар да ишетелми.

Тормыш рәхәт. Тик аңламыйм, ни өчендер

Авылларда һаман саен яшьләр кими.

 

Балалар аз, мәктәп ябык, яшьләр китә,

Китә алар күп акчалы эшләр эзләп.

Авылда бит табып булмый андый акча

Эшләсәң дә көне-төне янып, тирләп.

 

Эндәшәм мин һәммәгезгә чын күңелдән:

Авылны сез һичбер вакыт ташламагыз!

Авыл безне җепләр белән җиргә бәйли

Туган җирдән без рухи көч, дәрт алабыз!

 

Читтән арып-талып кайтып ял итәргә

Авыл булсын безнең мәңге йөрәкләрдә.

Туган туфрак белән җепләр өзелмәсен,

Яшәсәк тә ерак-ерак төбәкләрдә.

 

Илфар Галиев,

Иркутск өлкәсенең Баяндаев районы, Покровка авылы.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец Ильфар мы тоже так думаем, Зайнулины с Иркутска,ответь нам ,мы тебя помним