Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Түбән Камада Пушкинның шигырен татар, инглиз һәм төрек телләрендә укып видео төшергәннәр

Пушкин көнен бөек шагыйрьнең танылган әсәрен төрле телләрдә укып билгеләп үткәннәр.

Түбән Камада Александр Пушкинның туган көненә видео төшергәннәр. Анда шагыйрьнең “Я вас любил” шигыре татар, инглиз, кытай һәм төрек телләрендә яңгыраган. Бу хакта Түбән Кама районы сайтында хәбәр ителә.

Әсәрне Сraft It яшьләр инновацион үзәге педагоглары укыган. Әлеге шигырь 1829 елда, тикшеренүчеләр фикеренчә, шагыйрь тормышындагы реаль вакыйгага кайтаваз буларак язылган.

  • Россиядә һәр елны 6 июньдә Пушкин көне билгеләп үтелә.

Казанда әлеге уңайдан чаралар узачак. Аксенов скверында, мәсәлән, “Пушкин белән янәшә” дип аталган гаилә фестивале уза.

Фото: скриншот с видео

http://www.tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев