Артыгыздан күзәткәнне сизәсезме?
Татарстанда 54 мең күзәтү камерасы гамәлдә. Аңлашыла ки, мондый җайланмаларның күбесе Казанда урнаштырылган. Иминлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге эшне тагын да җәелдерергә киңәш итте. Тәкъдимнәр бар инде: Әлмәт шәһәре мэры Айрат Хәйруллин әйтүенчә, камераларны подъезд ишекләренә куярга кирәк. “Болай ук эшләсәк, бер-беренә кунакка йөрүдән туктаячаклар. Яхшы эш, әлбәттә. Әмма нәрсәгә китерәсе турында да онытырга ярамый. Без ныклы гаиләләр яклы”, – дип уенын-чынын бергә кушып әйтте Президент. Ә сез артыгыздан күзәткәнне сизәсезме?
Рөстәм АСАЕВ, Татарстанның атказанган артисты:
– Мин моңа каршы түгел. Кичә генә без яшәгән йортта да камера куйганнарын күрдем. Гади халык нәрсәгә инде ул дисә дә, хөкүмәткә кирәк ул. Үзебезгә дә кайчак файдасы тиеп куя. Артист халкын камерасыз да әйбәт тикшерәләр. Ә менә җинаятьләр, тәртипсезлекләрне ачыклар өчен ярдәме булыр дип уйлыйм мин. Бераз гына кешедә курку булып, бәлки, алар начар эшләрен эшләми калыр.
Альбина АРСЛАНОВА, инженер (Түбән Кама):
– Видеокамераларга карашыгыз ничек дип сорасалар, элегрәк нәрсә дип җавап бирергә белмәс идем. Хәзер, кирәк, дим. Берничә ай элек поликлиникага баргач, кыйбатлы кесә телефонымны югалттым. Табиб кабинеты янында чират торганда бар иде. Приемда булып, аскы катка төшкәч, эшкә шалтыратмакчы идем, телефонны таба алмадым. Кире өске катка менеп, эзләп, сораштырып карадым, шундагы халык, күрмәдек, диде. Аннары иремнең телефоныннан минем номерны җыйдык. Тик файдасыз, телефоным суга төшкәндәй юкка чыкты. Полициягә хәбәр иткәч, бик оста гына табып бирделәр. Ничек, дисезме? Поликлиникада видеокамералар урнаштырылган, шуннан карадылар. Табиб ишеге төбендә чират көткәндә аны урындыкка куйганмын икән. Мин кабинетка кереп киткәч, янымда утырган егет әкрен генә тирә-юньгә караштырып, телефонны кесәсенә салган. Полиция хезмәткәрләре егетнең эзенә тиз төште. Мин камераларны йорт ишегалларына, подъездларга куюга да каршы түгел.
Ленар НӘГЫЙМОВ, Дәүләт архивы хезмәткәре:
– Камераларны күп катлы йортларның ишегалларына урнаштырырга кирәк дип саныйм. Чөнки әти-әниләр балаларын ишегалдына уйнарга чыгарып җибәрә. Камерадан кем белән аралашканын, кайда йөргәнен күрә алачак. Юл һәлакәтләрен киметергә дә булыша бу. Тик менә офисларга, эш бүлмәләренә, БДИ үткәрү пунктларына куюны хупламыйм. Чөнки уңайсызлыклар тудыра. Кеше югалып калырга мөмкин.
Хәмит ӘХМӘДУЛЛИН, машина йөртүче (Казан):
– Видеокамера турында күп ишетеп белсәм дә, бик исем китми иде. Быел ике-өч ай элек йортыбызның тышына, эчке ягына видеокамералар урнаштырдылар. Бик озак кына эшләп китә алмады әле ул. Хәзер барыбыз да кереп карый алабыз. Йорт подъездында чүп калдырып китүчеләр бар, тәртипсезлек кылып йөрүчеләр дә юк түгел. Ачыклый торгач, бер үк кешеләр үзләренең пычрагын җыештырмый булып чыкты. Күпкатлы йортта тәртипсезлек кылып йөрүчеләрнең күпчелеге вакытлыча фатир алып торучылар икәнлеге билгеле булды. Ватсапта язышабыз да, тәртипсезләрне шундук акылга утыртабыз. Гаеплеләр бернишли алмый, башкача андый эшкә куллары бармас, шәт.
Физәлия ГАЛӘВЕТДИНОВА, администратор:
– Кибетләрдәге камералар каракларны тотарга ярдәм итә. Зур сәүдә үзәкләрендә алардан башка булмый. Мин үзем ябык учреждениедә эшлим. Әмма безнең офиста камера бөтенләй юк. Килгән кешеләрне вахтада язып кертәләр. Чат саен күзәтү җайланмасы куюның кирәге юк. Әйтик, бизәнү салонында сине күзәтеп утырсалар, рәхәт түгел бит. Кешенең шәхси эшенә тыкшынырга ярамый.
Мөнирә Гафурова, пенсионер:
– Элек безне күзәтеп тормадылар. Тормыш та бүгенге кебек буталчык түгел, бер-беребезгә ышаныч та бар иде. Күрше белән еш аралаштык, фатир ачкычларын бер-беребезгә тапшырдык. Безнең ишек төймәсенә берәрсе басса да, өйдә булмасак, ул ишетеп чыга иде. Хәзер кычкырсаң да беркем чыкмый. Безнең заманда камералар вазифасын күршеләр башкарды. Янәшәңдә тугры кешеләрең булганда, бүген дә мондый җиһазларны кирәк санамыйм.
Фото: https://pixabay.com | ollis_picture
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев