“Дәресемдә математикага да урын бар”
Республиканың иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Казанның 39 нчы мәктәбендә белем бирә. Казанда урыс мәктәбен тәмамлаган Ильмира Әпсәләмова урыс балаларына татар телен өйрәтүнең бар нечкәлекләрен белә. Ильмира дәресләрен математика белән бәйләп тә аңлата. “Укучыларым татарча яхшы сөйләшә”, – ди ул.
– Моңа кадәр шәһәр мәктәбе укучылары арасында, татар теленнән өй эшен эшләргә булышуны сорап, күршегә йөрүчеләр дә булды. Әгәр урыс телле балаларга өй эшләре бөтенләй бирелмәсә яки катлаулы булмаса, бәлкем, мәктәпләрдә татар теле буенча бәхәсләр тумаган да булыр иде. Сез ничек уйлыйсыз?
– Мәктәптә эшли башлавыма – 18 ел. Шушы еллар эчендә укучыларым өй эшен эшләргә күрше-күләннәргә керде дип әйтә алмыйм. Өй эшен беркайчан да күп итеп бирмим. Чөнки үземнең урыс төркемендә белем бирүемне истән чыгармыйм. Әлбәттә, күршегә йөрү дөрес түгел. Без дәресләрдә балаларны күбрәк сөйләшергә өйрәтергә тырышабыз. Моның өчен төрле мавыктыргыч күнегүләр тәкъдим итәбез. Дәрестә кызыклы алымнар уйлап табам. Геометрик фигуралар, төсләр аша да телгә мәхәббәт уятам. Дәрестә математикага да урын бар дигән сүз бу. Моны баланың башын бутау дип уйламагыз! Бу – фәнара бәйләнеш, киресенчә, системалы белем барлыкка килә. Чөнки укучы, киптергеч кебек, яңа мәгълүматны кабул итәргә әзер. Начар билге куйган чаклар да була, ләкин аны төзәтергә беркайчан да соң түгел.
– 9 нчы сыйныф укучыларына татар теленнән мәҗбүри имтихан бирдерү кирәк идеме? Татар теле иреклегә калдырылгач, укучылар татар теленнән сынауны сайламас дип борчылмыйсызмы?
– Хәзер инде үткәндә булган эшләр өчен үкенү кирәкмәс. 9 нчы сыйныф укучыларына татар теленнән мәҗбүри имтихан бирдерү беркайчан да булмады. Алар бары бердәм республика тесты тапшырды. Аның өчен журналга бары бер билге генә куелды. Һәм ул билге бернәрсәгә дә йогынты ясамады.
Ул вакытта да укучыларны төрле мавыктыргыч күнегүләр ярдәмендә тестка әзерләдек. Бәлкем, биремнәрне җиңелрәк төзергә кирәк булгандыр. Билгеле, бер система булмау авырлыклар тудыра. Мәсәлән, дәреслекләр белән тестлар арасында бәйләнешләр кирәк. Әле менә 20 укучым татар теленнән сынау тапшырырга җыена. Минем өчен зур сөенеч бу!
– Сез Мәскәүнең югары икътисад мәктәбен дә тәмамлагансыз. Татар теле билгесезлектә калганда, укытучылар өметсезлектә янганда яхшырак эшкә күчү теләге тумадымы?
– Андый теләк тумады. Һаман да өмет белән яшим. Укытучы камилләшергә, яңадан-яңа ачышлар ясарга тиеш. Туган телемнең тирәнлеген, байлыгын, газиз халкымның гореф-гадәтләрен, мирасын, мәдәниятен балаларга җиткерә алуым белән бәхетлемен.
– Бүген әдәби тел белән кешенең башын бутамыйк, татар телен җиңел генә өйрәтик, дип әйтүчеләр дә бар. Бу телнең фәкыйрьләнүенә китермәсме соң?
– Телнең фәкыйрьләнүенә китермәс, чөнки телне тирәнтен өйрәнүчеләр аз түгел. Урыс төркемендә укучылар дөрес җөмләләр белән татарча үз фикерләрен җиткерсәләр, мин бик шат булыр идем.
– Бүген укучыларга әдәби әсәр, китап укыту авырмы?
– Урыс төркемнәрендә эшләгәч, әдәбият укыту, әлбәттә, җиңел түгел. Ләкин мин татар әдипләренең әсәрләрен урысча укысалар да каршы түгел. Хәзер инде китап уку проблемасы урыс әдәбиятына да кагыла.
– Киләсе елдан, дәүләт теле буларак, ике сәгать ирекле татар теле дәресләре өстәлергә мөмкин. Моңа ничек карыйсыз?
– Ике сәгать сыйфатлы дәресләр укытсак та, әйбәт булыр. Татар телен оныттырмау, иң беренче чиратта, гаиләдән килә. Татар җанлы гаиләләр күбрәк булсын иде.
– Буш вакытларыгызда ниләр белән шөгыльләнәсез?
– Сәяхәт итәргә яратам. Безгә таныш булмаган халыкларның һәм милләтләрнең мәдәнияте белән танышу миңа бик ошый. Шундый чагыштырулар аша халкымның гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре миңа тагын да якынрак һәм кадерлерәк була бара. Күп илләрне үз күзләрем белән күрү эчке дөньямны тагын да баета, укучылар белән аралашуга яңа төсмерләр өсти. Сәяхәт вакытында бик күп кызыклы урыннарны һәм һәр илнең үзенә генә хас милли колоритын фотосурәткә төшерү белән мавыгам. Бу шөгыль халкымның милли хәзинәләренә икенче күзлектән карарга ярдәм итә. Башка милләт кешеләре белән танышу һәм аралашу эчке дөньябызны, карашыбызны бик нык үзгәртә.
– Бүгенге мәгариф системасына нәрсә җитми?
– Бүгенге милли мәгариф системасына бердәмлек җитми дип уйлыйм. Минемчә, барлык китап авторлары, бергә җыелып, бер китап язсалар, бер нәтиҗәгә килсәләр, бик яхшы булыр иде. Күпләрегез килешер: укытучының хезмәт нәтиҗәсе беркайчан шул ук мизгелдә күренми. Безнең эш нәтиҗәсе киләчәк өчен. Ул шуның белән кадерле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев