Элвин Грей: “Миңа чыдап булмый!”
“Дуслык күпере” фестиваленең Казандагы концертына җырчы Элвин Грей (Радик Юлъякшин) икенче бүлек башланыр алдыннан гына килде. Килде дә бөтен игътибарны үзенә алды. Җырчыларның да, журналистларның да аның белән аерым гына фотосурәткә төшәсе, йә сөйләшәсе килде. Грей исә бөтен кешегә дә игътибарын тигез бүлде. Эреләнми дә, вакланмый да егет.
– Популярлыгыгызның серен һаман да аңлап бетерә алмыйм. “Элвин Грей” дигән феноменны үзегез ничек аңлатырсыз? Сезне нәрсә өчен шулкадәр яраталар?
– Миңа бәяне халык әйтергә тиештер. Феномен дигәч тә, үзем турында нидер әйтсәм, мактану кебек тоелмасмы соң? Минемчә, үзенчәлегем – ниндидер яңалык алып килү, эстрадага яңа сулыш өрүдер. Электән үк татар-башкорт эстрадасын тыңлап: “Кайчан безнең эстрада яңача ишетелә башлар икән?” – дип әйтә идем. Гел бер төрле костюмнар, баянга кушылып җырлау гына булмасын иде дип хыялландым.
– Барып чыкты, димәк?
– Аллаһка шөкер, ниһаять! Яңа җырлар, аранжировкалар ишетелә. Киләчәккә дә планнар зурдан.
– Тәнкыйть сүзен Сезгә күп ишетергә туры килә бит. Ничек түзәсез?
– Андый фикерләр әйтүче кешеләр дә булырга тиеш. Түзәсең инде. Мине шундый тәнкыйть сүзләре, киресенчә, яңалыкка дәртләндерә. Андыйларга мин: “Менә, көтегез, тагын да яхшырак булачак әле!” – дип кенә әйтә алам. Гел дә мактау сүзләре генә җиткереп торырга тиеш түгелләр. Алга таба җырларны башкортча да, татарча да иҗат итәчәкмен. Урысча да булачак, билгеле. Бабекны беләсездер, аның белән иҗатыбыз гөрли. Ул да татарча өйрәнеп килә.
– “Дуслык күпере”ндә катнашасыз. Татар-башкорт эстрадасында кемнәрне үзегезнең дусларыгыз дип саныйсыз?
– Башкортстаннан бик күп дусларым килгән! Риф Арсланов, “Аргамак” төркеме егетләре, Илнур Рамазанов... Үземне Татарстанда түгел, ә Башкортстанда итеп тоям хәтта! Әнвәр Нургалиев, Айдар Галимов, Гүзәл Уразова – алар да минем дуслар. Дөресен генә әйткәндә, кемне беләм – алар миңа барысы да дус.
– Салават Фәтхетдинов белән Элвин Грейны Рифат Фәттахов дуслаштырачак, дигән сүзләр яңгыраган иде. Дуслашуыгызны кайчан көтәргә?
– Анысын Рифат абыйдан сорагыз инде.
– Татар эстрадасында нинди проблемалар бар?
– Концертларга йөрүчеләрне генә алыйк. Фирдүс Тямаевның үз аудиториясе, өлкәнрәкләр. Әнвәр Нургалиевның да шулай. Ә яшьләрне җыеп булмый. Элегрәк студентлар дискотекаларда меңәрләп җыелган. Ә хәзер, нишләптер, дискотекага да йөрмиләр. Минем уйлавымча, яшь артистлар җитешми. Аларны күрмиләр. Аларны бит җыярга кирәк.
– Продюсерлык эшенә алынырсыз, бәлки?
– Картайгач. Әле мин яшь. Әлегә вакыт та юк.
– Хоккей карыйсыз дип беләм. Уфаның “Салават Юлаев” командасы плей-офф уеннарында төшеп калды, хәзер кем өчен җан атасыз?
– Дөресен әйтим, хоккейда барысын да аңлап бетермим, әле яңарак кеше. Әмма “Салават Юлаев” өчен бик нык җан аткан идем. Командалардан шул үзебезнекеләр өчен һәм, гел дә Татарстанда йөргәч, “Ак барс” өчен җан атам.
– Бу сорауны да бирим әле: кайчан өйләнәсез соң инде?
– Вакыт юк бит. Кызлар белән йөрергә дә вакыт юк! Миңа нинди кыз түзсен?! Гастрольләргә чыгып китәбез, өйдә тормыйбыз.
– Үзегез белән аласыз!
– Безнең белән йөрергә тиеш түгел ул! Ул сагынырга, өйдә көтәргә тиеш. Көне-төне бөтен җирдә бергә йөрсәк, нәрсә була инде ул? Йөреп караган бар инде. Озак та үтми, башлана: “Син кайда? Син кем белән?” Кыскасы, миңа чыдап булмый.
Фото: скриншот инстаграм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев