Ир – баш, хатын муен түгел?!
Әби-бабайлардан сакланып калган гыйбарәне онытырга туры килмәгәе. Бүген илдә яшәүчеләрнең күбесе, төгәлрәк әйтсәк – 82 проценты, гаиләдә ир дә, хатын да тигез хокуклы булырга тиеш, дип саный. Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәсендә әнә шул ачыкланган. Әти кеше гаилә башлыгы булудан туктауның сәбәбен дә әйткәннәр. Белгечләр фикеренчә, бөтен хикмәт – акчада. Ир-атлар һәм хатын-кызлар бертигез дәрәҗәдә гаилә казнасын кайгырта, дигәннәр.
Соңгы ун елда илдә ир белән хатын тигез хокуклы булырга тиеш, дип фикер йөртүчеләр ике тапкыр арткан. Мондый хәлнең моңарчы күзәтелгәне юк иде әле, ди социологлар. Өйләнүчеләр һәм кияүгә чыгучыларның 72 проценты: “Без барлык карарларны да уртага салып хәл итәбез”, – дип белдергән. Гаилә башлыгы ир-ат булырга тиеш, дигән фикерне сораштыруда катнашучыларның нибары 16 проценты гына хуплаган. Респондентларның 10 проценты чамасы үзләренең нәкъ шулай яшәвен әйткән.
Тигез хокуклы гаилә дигәч тә, бөтен нәрсә уртак дигән сүз түгел, әлбәттә. “Ике баш”лы гаиләләрдә дә ир-атныкы яки хатын-кызныкы гына булган көндәлек мәшәкатьләр бар икән. Мәсәлән, сораштыруда катнашучыларның 72 проценты фикеренчә, ир-ат кер юарга тиеш түгел. Ә хатын-кызга чүкеч тоттырмагыз! Респондентларның 67 проценты: “Вак-төяк ремонт эшләре – ир-ат җилкәсендә”, – дип белдергән. Аның каравы, гадәттә хатын-кыз эше булып саналган кер үтүкләү, өй җыештыру кебек мәшәкатьләрне торган саен ешрак бергәләп башкаруларын әйткәннәр.
Гаиләне туендыру да – уртак хезмәт. Дөрес, әлеге мәсьәләдә ирләр белән хатыннарның фикере бик үк туры килеп бетми. Көчле затлар: “Гаилә казнасының өчтән ике өлешен мин эшләп тапсам, калганы хатынга туры килә”, – дисә, гүзәл затлар: “Без бертигез дәрәҗәдә эшлибез”, – дигән фикердә. Тик эш тарткалаштан узган инде. Социолог Иван Леконцев әйтүенчә, хәзерге җәмгыятьтә гаиләне ир-ат туендырырга тиеш, дигән күзаллау, гомумән дә, юкка чыккан. Ир белән хатын акчаны икәүләшеп эшли, чыгымнарны уртага салып хәл итә. “Бүгенге гаиләләр башкача яши дә белми”, – ди Иван Леконцев.
Ә сезнең гаиләдә кем баш?
Динар БӘДРЕТДИНОВ, баянчы:
– Сораштыру нәтиҗәләре белән килешәм. Әмма мин моңа каршы. Бүген ир-атлар чүпрәккә әйләнеп бара. Безнең гаиләдә мин баш. Моны ышандырып әйтә алам. Көндәлек мәшәкатьләрне үзара бүлешергә тырышабыз, әлбәттә. Хатынымның вакыты булмаганда савыт-саба юарга да, өй җыештырырга да булышам. Тик ашарга пешерә белмим.
Илзидә ГОСМАНОВА, җырчы:
– Мин дә шул 82 процентка керәм. Бүгенге кебек, тормышны ир дә, хатын да тартканда шулай булырга тиештер. Ләкин татар гаиләләрендә барыбер ир-ат бер башка өстенрәк. Әти кешегә карата хөрмәт зур. Шәхсән безнең гаиләгә килгәндә, проблемаларны бергәләп хәл итәбез. Ләкин ирем өйдә хатын-кыз эшен башкармый. Мин гастрольгә чыгып киткән очракта гына ашарга пешерергә мөмкин. Ә ялларда эш барыбызга да җитә: балалар белән бергәләп өй җыештырабыз, кер юабыз, ашарга пешерәбез.
Алисә ЗАКАМСКАЯ, психолог:
– Гаиләдә тигез хокуклылык ул – хатын-кызның ир-ат булу теләге, шул гына. Корабта пешекче руль тәгәрмәче каршына килеп басса, ә капитан аш-су бүлмәсендә кайнашса, нәрсә булачагын күз алдына китерәсезме? Мондый кораб батачак. Гаиләдә дә шул ук хәл. Кирәге чыкса, ир-ат – ашарга пешерә, хатын-кыз акча эшли белә, әлбәттә. Әмма бер казанга ике баш сыймавын истән чыгарырга ярамый.
Ризат РАМАЗАНОВ, җырчы:
– “Гаиләдә мин баш”, – дип кычкырып йөрсәм, өлкән яшьтәге абый-апалар арасында: “И балакаем, шулай дип уйлыйсың гына син, хатын-кыз барыбер үзенекен эшли ул”, – дип уйлаучылар да булыр. Безнең гаиләдә барысы да бер җайга салынган: Зинира сөйләгәндә, мин дәшмим, мин сөйләгәндә, ул тыңлап кына тора. Мин – баш дип, башбаштакланып кычкырып йөргән юк. Гаиләдә миннән башка гына хәл ителми торган мәсьәләләр бар анысы. Мәсәлән, бурычка акча сорап торсалар, Зинира иң элек минем белән киңәшә. Барысын да уртага салып сөйләшергә тырышабыз. Концертлар мәсьәләсендә дә безнең барысы да бүленгән. Административ документлар, программа өчен мин җавап бирсәм, концертларны оештыруга бәйле сөйләшүләр, сәхнә киемнәре, ди- зайнны Зинира хәл итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев