Исламда уен-көлкегә урын бармы? Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин фикерләре
Социаль челтәрләрдә яшибез, җәмәгать. Анда нинди генә төркемнәр юк: туганнар, күршеләр, хезмәттәшләр, классташлар, диндәшләр... Хәбәрләр тек-тек-тек килеп кенә тора. Аларның да ниндиенә генә тарымыйсың. Әйтик, дингә кагылышлыларын алыйк. Алай итәргә ярамый, болай да ярамый, фәләннәр белән кубарылырсың, фәләннәр белән актарылырсың, чорналырсың һәм тагын шуңа охшаш “үгет-нәсихәт”тән торган язмалар да шактый. Шуларны укыганда, болай да борчулы чак иде, ник коткы салалар икән, дип уйлап куясың. Ислам куркытуга корылган дин түгел, иманлы яшәргә чакыруның башка юллары да бар ич. Бу хакта Казандагы “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән әңгәмә кордык.
– Нурулла хәзрәт, ватсаптан җибәрелгән язмалар кәефегезне төшергәне бармы?
– Аларга, әлбәттә, ышанып бетеп булмый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд, ялганчы булу өчен ишеткән әйберне сөйләп йөрү дә җитә, дигән. Ватсаптан алган хәбәрне башка кешегә җибәрү гайбәт таратуга тиң. Хәбәр дөреслеккә туры килсә ярый ла, юк икән, ялганчы буласың. Гайбәт ул – сүз җиткерү генә түгел, хәзерге заманда аны социаль челтәрләр аша да таратырга мөмкин. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә: “Берәр бозык кеше хәбәр китерсә, аны тикшерегез”, – ди. Намаз укымаучы адәм дә шул өммәттә. Кешегә җибәрмәсәң, ул шунда кала, бетә. Намаз укымаучы кеше дини хәбәрләрнең асылында нәрсә ятуын аңламаска да мөмкин. Үземә килгәннәренә зур игътибар бирмим, ачуым да чыкмый, кәефем дә бозылмый.
– Кайберсе коткы тараткан шикелле тоелмыймы?
– Әгәр хәбәр коткы таратса, куркытса, шулай ук гөнаһ санала. Пәйгамбәребез, мөселман кешесен куркыту мөселман эше түгел, ягъни кем болай эшли, ул мөселман булмас, ди. Кеше күңелен шатлык-куаныч белән баету хәерле. Пәйгамбәребезнең мондый сүзе дә бар: әгәр бер мөселман кешесе икенчесенең күңеленә шатлык хисе кертсә, ул, рәхмәт булып, аның үзенә әйләнеп кайтыр һәм бәла-казадан саклар.
– Кайдан алынуы да билгеле булмаган догаларга ышаныргамы?
– Язма астында галимнең яки хәзрәтнең, казыйның аңлатмалы сүзе булса яхшы, юк икән, ышанып бетмәскә кирәк. Белмәгәнне хәзрәтләрдән сорарга мөмкин. Кешенең татар булып тууы ул динле дигәнне аңлатмый. Күңелдә туган шик-шөбһәләрне тарату өчен мөфтият, мәдрәсә, мәчетләрдәге дин әһелләренә барып яки телефоннан шалтыратып, белешеп була, беркем дә ачуланмаячак.
– Бу – бик яхшы дога, бусы тагын да күркәмрәк, дип тә язалар. Доганы яхшыга, начарга аеру дөрес гамәлме?
– Догаларның яхшысы, яманы юктыр, барысы да әйбәт. Тик арада дәрәҗәлерәк, өстенрәк саналганнары, тизрәк кабул була торганнары, Аллаһы Тәгаләнең исемнәрен йөрткәннәре бар... Аларның кайсы вакытта кабул булырга мөмкин икәнлеген белеп тору да комачауламый. Догаларны яхшыга һәм тагын да яхшыракка бүләргә мөмкин.
– Әлеге хәбәрне ун-ун биш кешегә җибәрсәң, савабы артачак, дигән сүзләрдә дөреслек бармы, җибәрмәсәң ни була?
– Андый киңәшкә ышанырга кирәкми, ул – хорафат. Пәйгамбәребез, бу җәһәттән, әйбәт сүз булса, таратыгыз, дигән, таратмасагыз, начар булыр, дип әйтмәгән. Мәгънәсез әйберне җибәрмичә, үзеңдә калдырсаң, чылбырны өзәсең һәм, шулай иткәндә, саваплырак та буласың.
– Адәм баласын фәкать куркытып кына начар гамәлләрдән саклап була, дигән төшенчә бүгенге заманга яраклымы?
– Кайвакыт хакыйкатьне әйтмичә калып булмый. Мәсәлән, кешене, намаз укы, укымау – гөнаһ, дип кисәтүнең зыяны юк. Табибларның, саклан, юкса авырыйсың, азагы начар бетә, дип әйтүенә тыныч карыйбыз бит. Кешегә файдасыз, мәгънәсез әйбер әйтүдән сакланырга кирәк. Кайчакта әллә кайда, әллә кемнәр белән булган начар хәлләр турында сөйләшеп, үзебезнең дә, тирә-юньдәгеләрнең дә кәефен төшерәбез. Аңа катнашыбыз юк һәм аны үзгәртү көчтән килми икән, нәрсәгә кәеф төшереп утырырга?! Кеше, дини яктан караганда, курку белән өмет арасында булырга тиеш. Җәмгыятьтә дә Җинаять кодексы һәм җәза булмаса, кеше бәйдән ычкыначак. Аллаһы Тәгалә дә, мин – сезгә кайбер урында рәхим-шәфкатьле һәм гөнаһыгызны кичерүче, дисә, ә кайберсендә, җәзалаучы, дип куркытып та куя. Икесе дә урынлы һәм чамалы булырга тиеш. Вәгазь сөйләгәндә дә, кешедә өмет уята торган әйберләр турында күбрәк сөйләргә кирәк. Гел куркытып торсаң, адәм баласы кырысланып, явызга әйләнергә яки, киресенчә, болай да тәмугка керәбез икән, беткән баш беткән дип, тагын да гөнаһка чумарга мөмкин. Хәзер, кызганыч, куркуны, оятны белмәүчеләр арта. Андый кеше начарлык эшләсә дә, борчылмый, димәк, күңелендә оят әсәре калмаган.
– Ислам динендә уен-көлке рөхсәт ителәме?
– Уен-көлке, шаяру тыелмый. Пәйгамбәребез дә шаярткан. Бервакыт янына бер карт килеп: “Әй, Рәсүлаллаһ, мин җәннәткә керерменме?” – дип сорый. Пәйгамбәребез: “Картлар җәннәткә керми”, – дип җавап биргән һәм шунда ук: “Борчылма, син җәннәткә кергәндә япь-яшь булырсың”, – дигән. Аллаһ илчесе уен-көлкеле кеше булган, әмма беркайчан кычкырып көлмәгән, елмайган гына. Аның, уйнап сөйләшкәндә дә ялганламагыз, ялгансыз кеше җәннәткә эләгер, дигән сүзе дә бар. Кеше көлдерер өчен ялган сөйләшсәң, кемнеңдер дәрәҗәсенә, намусына тап төшерсәң, гөнаһка батасың. Уен-көлкене дә кем кабул итә, кем – юк. Галимнәребез, кешенең кем икәнен беләсең килсә, аңа бер-ике шаяру сүзе әйтеп кара, шуны күтәрә алса, бу кеше белән аралашырга җиңел, ди, сүз күтәрмәсә, уенны аңламаса, киресенчә килеп чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев