Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

“Үлемсез полк”ка кушыласызмы? (сораштыру)

Казанда 9 Май көнне узачак “Үлемсез полк” акциясендә 120 мең кеше катнашыр дип көтелә. Әлеге чара республиканың барлык шәһәр-районнарында оештырылачак. Татарстанда хәтер акциясенә 300 мең чамасы кеше кушылыр дип фаразлыйлар. Сезне бу чарага нәрсә алып чыга?

Чулпан Мәгъсумҗанова, Казандагы 2 нче гимназиянең тарих укытучысы:

 
– Бездә 700гә якын укучы белем ала. Шуның 250гә якыны “Үлемсез полк” йөрешендә катнашырга җыена. Әлеге мәгълү­мат­ны дәресләрдә дә, мәктәп радиосы һәм газетасы аша да җиткерәбез. Акциянең файдасы бик зур. Ул гаилә тарихын белергә, сакларга ярдәм итә. Бу көннәрдә балалар әби-бабайла­рының фотосурәтләрен әзерләү белән мәшгуль. Кайбер гаиләләр­дә дүртәр портрет күтәреп  чыгучылар да бар. Әби-бабайла­ры­ның фотолары сакланмаган оч­ракта исем-фамилиясен генә язалар. Укучыларыма фронтовик язучыларның портретларын күтәреп  чыгарга да тәкъдим иттем әле. 

Хәтирә Мәрданшина, эзтабар, РФ Оборона министрлыгының “Хәбәрсез югалганнарның хәтерен мәңгеләштерү өчен” медале иясе:

 
– “Үлемсез полк”ка чыгу – без­нең гаиләнең бурычы. Барыбыз да бу чарада бик теләп катнашабыз. Оныкларны да алып чыгабыз, белеп үссеннәр. Унбер ел дәвамында хәбәрсез югалганнарны эзләү белән шөгыльләнәм. Әнинең ике абыйсын эз­ләү­дән башладым. Берсен Орел өлкә­сен­дәге туганнар каберле­ген­нән таптым. Шунда барып та кайттык. Хәбәрсез югалган күпме солдат­ның исемен туганнарына кайтардык, медальоннарын эз­ләп таптык. Ә күпме солдатның исем-фамилияләре дөрес язылмаган. Барысы да җентекләп өй­рәнү таләп итә. Эшчәнлекне “Кремник” сайты аша алып барабыз. Бу көннәрдә Апас районына ике медальон тапшырабыз.  Күп вакыт яу кырында ятып калган солдат­ның медальонын дөрес­ләп укып та, аның туганнарын эзләп таба алмыйбыз. Кабат җир­ләү вакытында якыннары табылмаганнарны шундагы туганнар кабер­ле­генә җирлиләр. 

Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөселманнары баш казые:

 
– Сурәт күтәреп мәйданга чыгу табыну ниятеннән түгел, шуңа күрә ул гамәл тыелмый. Дөрес, шәригать буенча караганда, аның өчен кешегә савап бармый, дога кылу хәерлерәк. Икенче яктан уйласак, фронтта үлгәннәр­нең түккән каны да, монда калган толларның күз яше дә хәләл бит инде. Риза Фәхретдиннең шундый сүзе бар: гаскәриләрне хө­күмәт ниндидер юл белән зурласа, аны гаеп итәргә кирәк түгел. Барыбыз да сугыш чоры истәлек­ләре белән яшибез. Безнең бабай – әнинең әтисе сугыштан исән кайта алмаган. Бабайның Кукмара станциясеннән үтәсен белгәч, әби, 40 чакрым ара дип тормый, авырлы килеш шунда чыгып китә. Ике көн буе бардым, дип сөйли иде. Күрешкәч, тагын җәяүләп кайтып киткән. Безнең авылдан 90 кеше исән кайткан, 140 кеше һәлак булган. Соңгы елларда ветераннарга төрле ташламалар каралды, тол калган хатыннарына фатирлар бирелде. Хәбәрсез югалганнарның балалары әти назы да күрмәгән, һәм соңыннан да, бернинди ярдәм күрмичә, китеп барды. Менә моны зур гаделсезлек дип кабул итәргә мөмкин.

 
Гөлнур Ясәвиева, балалар бакчасы хезмәткәре (Мамадыш):

 
– Элегрәк бу акциядә катнашканыбыз юк иде. Быел кызым белән бергәләп чыгачакбыз. Ирем­нең бабасы Фәсәхетдин сугышта катнашкан, әллә ничә кат яраланган, үлемнән калган. Сугыштан исән-сау кайтып, 1996 елда вафат булган. Без аны ел саен искә алып, аш уздырабыз. Кайбер танышларыбыз сурәт күтә­реп йөрмәгез, дип әйтә. Бу бит – тарихны барлау, үткәнне онытмау. Безнең балаларга сугыш турында башкача искә төшереп булмый. Ә менә ил күләмендә мондый акция булу безне тагын да җанландырып җибәрде. Кү­ңелдә шулкадәр горурлык бар. Ул хисне аңлатып бетереп булмый.  Алла боерса, бик теләп чыгачакбыз.

Райлә Галиева, Әтнә районының Күңгәр мәдәният йорты директоры:

 
– Безнең авылда ел саен Җиңү көненә митинг уздырыла. Соңгы елларда  ул “Үлемсез полк” хәрәкәте белән баетыла. Мәктәп укучылары авыл урамы буйлап һәйкәлгә кадәр бабайла­рының рәсемнәрен күтәреп киләләр. Авыл уртасындагы обелиск янында бөтен әби-бабайлар һәм авыл халкы каршы ала. Беренче елларда балалар башта “Үлемсез полк” өчен портретлар ясадылар, гаилә архивларын барладылар, өлкән­нәр­дән сораштылар. Хәзер күбе­сенең портретлары әзер. Ел буе кадерләп саклаган бу сурәтләрне 9 Май – Җиңү бәйрәме көнне кабат алып чыгу – ул әле хәтер яңарту өчен дә кирәк.

Нурислам Гайфуллин, табиб:

 
– Барасы килгән кеше барсын, мин каршы түгел. Искә алуның бер чарасы бу. “Үлемсез полк”та йөреп кайтканнан соң мин аларны зиратларга чакырыр идем. Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабала­ры­бызның каберләре начар хәлдә ятмасын иде. Венециядәге ка­берлекләрне күрсәң, исең ки­тәрлек. Безгә дә менә шуңа омтылырга кирәк.

 

”ВТ”ның кайнар линиясе

 

Сорау юллаучылар игътибарына! ”ВТ” ның кайнар линиясе көн саен бик күп мөрәҗәгать кабул итә. Үзегезне борчыган сорауларны 8843 222-09-67, 222-09-70 һәм 89872076910 телефон номерларына шалтыратып юллый аласыз. Телефон аша гына җиткереп булмаган очракта Казан шәһәре, Академия урамы, 2 нче йорт яки info@­vatantat.ru электрон адре­сына аңлаешлы итеп хат язып салыгыз.

 

Миңа фатир тиешме?

 

Ирем белән бер ел элек аерылыштык. Бергә яшәгәндә, өч бүлмәле фатир сатып алган идек. Ул ирем исеменә хосусыйлаштырылды. Мин анда әле дә пропискада торам. Милекне бүлү турында судка дәгъва белән мөрәҗәгать итсәм, нәрсә булыр икән?

 
Гөлназ Ибраһимова

 

Торак хуҗасы бул­магач, Сез фатирны бүлә ал­мыйсыз. Ләкин анда яшәр­гә хакыгыз бар. Элеккеге ирегез суд аша Сезне пропискадан төшерергә дә мөмкин. Моның өчен аңа фатирда яшә­мә­ве­гезне, ком­­му­наль хез­мәт­ләр өчен тү­ләмәве­гез­не, яшәргә ярак­лы башка торагыгыз булуын дә­лил­ләр­гә кирәк булачак.

 

СНИЛСны кайдан алырга?

 

Миндә СНИЛС юк икән. Өйдә утыргач, мин аны алырга да онытканмын. Шушы арада грипп белән авырдым. Өйгә килгән табиб шул кәгазьне сорады. Аны каян аласы икән?

 
Зөлфия

 

Моның өчен үзегез яшәгән районда урнашкан пенсия бүлекчәсенә яки күпвазифалы үзәккә барырга кирәк. Паспортыгызны онытмагыз. СНИЛСны 10 көн эчендә ясап бирәләр. Әлеге документ медицина хезмәте күрсәт­кәндә, социаль ярдәм һәм ташламалар алу, башка оч­раклар өчен кирәк.

 

Өметләнә аламмы?

 

Ярты ел элек әтиебез эш урынында үлеп китте. Ул вакытта аның яңа гаиләсендә 15 яшьлек кызы һәм 2 яшьлек улы бар иде. Миңа – 24 яшь. Әти үлгәч, икенче хатынына зур суммада компенсация түләделәр, балаларына туендыручысын югалтканга пенсия бирәләр. Ә алар бу акчага йорт сатып алган. Әтиемнең яңа гаи­ләсенә бирелгән ярдәмнән үземә өлеш сорый аламмы?

 
Дилүзә

 

Әтиегез белән әние­гез ае­рылышкан. Шуңа да әтие­гез сезнең гаиләнең туендыручысы була алмый. Икенче никахтан балигълык яшенә җитмәгән балалары булгач, алар ярдәмгә мохтаҗрак. Шу­ңа күрә хөкүмәттән тиешле ярдәмне дә алар алган.

 

Эчкән өчен куалармы?

 

Ирем эшендә хезмәттәшләре белән туган көнен уздырган. Эш вакытында түгел, әлбәттә. Әмма аларны җитәкчеләре күреп алган. Исерек булганлыгын сәбәп итеп, иремне эштән куган. Бу законлымы?

 
Наилә

 

 Әгәр ирегез, чынлап та, эш сәгате беткәннән соң туган көнен бәйрәм иткән булса, аны эштән куу законга кар­шы килә. Әмма шунысын да онытмаска кирәк: бу хәл­гә кадәр ирегезнең кисәтү алганы, эштә тәртип бозганы булмаганмы? Ул көнне ире­гез­нең исерек икән­леген медицина комиссиясе тик­шер­гән­ме икә­нен дә ачыклагыз. Хез­мәт­кәр эш вакытында салмаганмы, шунысын дәлилләргә шаһит­лар да кирәк булачак. Эш бирү­че ирегездән аңлат­ма кә­газе дә яздырып алырга тиеш. Әгәр хаксызга эштән кудылар дисәгез, бер ай эчен­дә судка мөрәҗәгать итә аласыз.

 

Табибны алыштырып булмасмы?

 

Участок терапевты миңа тиешенчә хезмәт күрсәтми дип уйлыйм. Ул барысын да тиз эшли. Игътибары да юк. Тиешле язуларны да бер ай буена сузып йөри. Көтә-көтә арып бетәм. Аптырагач, әллә башка табибка йөримме дип тә уйладым. Бу хакта хастаханәнең баш табибына да әйткән идем. Күрше участок табибы каршы килгән. Янәсе, үз пациентлары да җитәрлек. Кешеләрне кабул итеп өлгерми икән. Хәзер нишләргә соң миңа?

 
Кадрия М.

 

Әгәр Сезне дәвалый тор­ган табиб ошамый икән, бу хакта баш табибка җитке­рү­е­гез дөрес булган. Аның Сез­гә башка табиб билгеләргә хокукы бар. Әмма бу әле тегесе риза булачак дигән сүз тү­гел. Кирәкле табиб белән үзе­гезгә сөйләшеп карагыз. Бәлки, хәлегезгә керүчесе табылыр.

Фото: tatar-inform

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев