Май бәйрәмнәрен ничек үткәрәсез?
Эх, рәхәт тә соң май бәйрәмнәре! Киерелеп эшләр, туганнар белән җыелышып, рәхәтләнеп ял итәр өчен менә дигән форсат инде бу. Гыйнвар яллары кыскартылып, аларның май бәйрәмнәренә өстәлүе тагын да яхшы булды. Бу көннәрдә шәһәр халкы да авылларга кайтырга ашкына. Эшен эшли, ялын итә, өмә уздыра, зират чистарта... Ә сез әлеге ялларны ничек үткәрергә җыенасыз? Җиң сызганып эшләргәме, әллә рәхәтләнеп ял итәргәме?
Айсылу Лерон, алып баручы, өч бала әнисе:
– Май бәйрәмнәренә планнар зурдан. Шуларның берсе – балалар белән чит илгә диңгезгә бару. Алар әлегә белми, сюрприз булачак. Алла боерса, юлга 7се кузгалырбыз дип уйлыйбыз. Әти-әниләр бакча сезонын күптән ачты инде. Май бәйрәмнәрендә без дә гаилә белән шунда барып, шашлык ясарбыз дип торабыз.
Равия Абдрахманова, Татарстанның атказанган терлекчесе (Спас районы, Ким авылы):
– Хәзер бездә эш сезоны башлана инде. Бу көннәрдә сарык йоннарын алдык, ишегалларын җыештырдык, бакча мәшәкате дә күп. Ә бәйрәм көннәрендә балалар, оныклар җыелышып шашлык ясарбыз дип торабыз. Хатын-кызлар гына булабыз инде. Ир-атларыбызның барысы да язгы кыр эшләренә чыкты. Балалар белән бергә җыелышкач, уеннар оештырабыз, йомырка тәгәрәтеп уйныйбыз. Авылда йорттан-йортка кереп йомырка җыя торган гадәт тә бар.
Имаметдин Гәрәев, Саба районы, Югары Утар авылындагы балалар интернат йорты директоры:
– Бу көннәрдә “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” орден тапшырырга Кремльгә чакырдылар. Җитәкчеләрнең, эшчәнлегебезне күреп, зурлауларына сөенәм. 1 майда интернат тирәсен җыештырабыз. Һәр хезмәткәр кизү торачак. Хуҗалык зур, 7 гектар җиребез бар. Туфрак кибә башлады, коелган яфракларны җыеп, корыган агачлар урынына яшь үсентеләр утыртачакбыз. Хайваннарны, кош-кортларны абзардан ачык һавага чыгарабыз. Нәрсә генә юк бездә – страус, аккош, дисеңме, фазан, лама, пони... Маймылыбызга кадәр бар. Аларның һәрберсен ашатырга, карарга кирәк. Ул эшләрдә интернат балалары да булыша. Берәр көнне зиратка барып, әти-әниләрнең каберен чистартып кайтырга ниятлим.
Мөҗәһит Әхмәтҗанов, шагыйрь (Мөслим):
– Әле генә Туган тел бәйрәменнән кайтып кердем. Мәктәп укучылары Тукай мәйданында бик матур Шигырь бәйрәме үткәрде. Май электән хезмәт бәйрәме санала. Быел да җыештыру эшләре, өмәләр белән үтәчәк. Безне – авыл кешеләрен туган нигез үзенә тарта. Гаиләбез белән туган авылыбыз Түрешкә кайтырга җыенабыз. 93 яшьлек әбиебез дә ул көнне көтеп тора. 2 майда зиратны әйбәтләп җыештырып чыгарачакбыз. Ул эш ел саен башкарылганга, зиратыбызның һәр почмагында тәртип, чисталык. Бакча эше дә җитәрлек. Барына да өлгерербез, исән-сау булыйк!
Мансур Нугаев, Спас районы, Иске Рәҗәп авыл җирлеге башлыгы:
– Авылда һәр бәйрәм эш белән уза. Ял итәргә дә вакыт табабыз. Иң элек Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын йөреп чыгабыз. Һәркайсының хәл-әхвәлен даими белешеп торсак та, 1 Май һәм Җиңү бәйрәме белән котлап, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев һәм район җитәкчеләре, авыл җирлеге һәм фермер хуҗалыклары исеменнән махсус әзерләнгән бүләкләребезне тапшырабыз. Авылыбызның ветераннар оешмасы җитәкчесе Зиннәтулла ага Гыйззәтуллин – инде унынчы дистәсен түгәрәкләп килсә дә, бар эштә дә башлап йөрүчеләрнең берсе. Кыскасы, авылда яшәүче һәркем мәдәни чараларда гына түгел, йорт-җирләрне, зиратны чистарту һәм башка эшләрдә актив катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев