Өмәгә еш чыгасызмы? (сораштыру)
Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ярдәме белән Россия география җәмгыятенең 12 волонтеры Яңа Чишмә районында экологик сәяхәткә чыккан. Алар көймәләргә утырып өч көндә 45 чакрым араны узарга һәм яр буйларында тукталып, ял итүчеләрдән калган чүп-чарны җыештырырга ниятли. Ә сез өмәгә еш чыгасызмы?
Зөһрә Шәйдуллина, укытучы, Казан шәһәре:
– Яз һәм көз өмәгә чыкмыйча калмыйбыз. Өмәләр укытучылардан башка узмыйдыр дип уйлыйм мин. Әмма бер дә кеше артыннан җыясым килми. Кайчак ачу да килә. Һәр кеше үз артыннан үзе җыярга тиеш бит югыйсә. Гаиләдә мин шундый тәрбия алып барам. Иремне дә өйрәттем. Әгәр кулыңа тоткан әйберне урынына куйсаң, чиста булачак, дим. Ике улым һәм кызым да тәртипкә өйрәнеп үсә. Табигатькә ялга чыккач, өйдән капчык алып барабыз. Бер генә чүбебезне дә анда калдырып кайтмыйбыз. Бервакыт елга буенда утырганда экология инспекторы килеп чыкты. Бәйләнергә сәбәп тапмады. Киресенчә, бар кешеләр дә сезнең кебек булсын иде, дип китеп барды. Һәрнәрсә тәрбиядән тора.
Гөлнара Заһидуллина, Казанның 6 нчы поликлиника табибы:
– Өмәне үзебез оештырабыз. Әйтик, атнага бер өйне җыештырып чыгарып, бөтен иске-москыны ташлыйм. Үзебез яшәгән йорт янәшәсен гел тәртиптә тотарга тырышам. Язын чәчәкләр утыртам. Тирә-яктагы матурлык кәефемне күтәрә. Авылга кайткач та, су буйларын, чишмәләрне чистартабыз. Элек-электән бабаларым суны кадерләргә өйрәтте. Чишмәләрне чистарткан кешегә зур савап та бит әле. Иң мөһиме – эштән курыкмаска кирәк. Үзебез артыннан башкаларны да ияртә алабыз бит.
Ягъфәр Абдрахманов, хезмәт ветераны, Мамадыш районы, Ташлык авылы:
– Безнең авыл ташлар өстендә урнашкан. Элек-электән авылдан ерак түгел урман читендә таш чыгарганнар. Бүген тирә-юньне ямьсезләп, шыксызлап 70-80 гектар җир актарылган хәлдә ята. Югыйсә ташны алучы оешма ул урынны тигезләп калдырырга тиеш бит. Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, район җитәкчеләре бу башбаштаклыкка игътибар итсен иде. Актарылган җир рәнҗеп ята төсле. Күңелне борчыган тагын бер проблема – Изгеләр чишмәсе. Әлеге чишмәгә юл онытылып бара. Быел Фаягөл апам белән, вакыт табып, чишмәне чистартып, коймаларын буяп килдек. Шуннан соң күңелгә бик җиңел булып калды. Бу чишмәнең суы искиткеч шифалы, ул хакта истән чыгармыйсы иде.
Тәгъзимә Гарипова, Балтач районының Сәрдек авылы:
– Мәчеттә балаларга дини гыйлем бирәбез. Шуңа күрә елга ике тапкыр гыйбадәт йортын юып, тирә-юнен җыештырып торабыз. Яшьләргә чүпне теләсә кая ташламагыз, дип киңәш бирәбез. Әкренләп чисталыкка өйрәнәләр. Авылыбыз 46 гына хуҗалыклы булса да, шәһәрдән ким түгел. Урамнар чиста. Чишмәне авылга якынрак итеп күчереп, матурайткач, юлларына таш җәйгәч, авыл кешеләре өйләренә суны ташый башлады. Авылыбыздагы буага коенырга килүчеләр хәтта чатыр корып, ял итә. Тик кайберләре үз артларыннан җыештыра белми. Авылдашлар арасында аларга кисәтү ясаучылар да бар. Узган ел Йосыповлар гаиләсе су буйларын чистартып кайткан иде.
Дамир Хәмидуллин, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Спас районы, Иске Рәҗәп авылы:
– Туган авылым кырларын көн саен бер әйләнеп чыкмасам, күңелем булмый. Аның табигате, урман-кырлары балачактан ук безне үзенә тарта. Аны саклау – безнең бурычыбыз. Инеш-күлләребез бар, ел саен аларны чүп-чардан арындырабыз. Зиратларны чистартып чыгабыз. Бу эштә авылыбызның яше-карты катнаша. Тирәлек никадәр матур булган саен үзебезгә яшәве күңеллерәк бит. Ә булган матурлыкны саклау – безнең бурыч.
Фото: https://pixabay.com | MabelAmber
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев