Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Сабантуйны көтәсезме?

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быел Сабантуй үткәрү турындагы карарны имзалады. Шул рәвешле, республика районнары һәм авылларында бәйрәм – 16-17 июньдә, Казанда һәм Чаллыда исә 23 июньдә узачак. Моңа кадәр Мәскәүдә Сабантуй 21 июльдә узачак, дип хәбәр иткәннәр иде. Сез Сабантуйны көтәсезме?

Альберт МӨШӘРӘПОВ, көрәшче (Чүпрәле районы):

 
– Балачактан көрәшеп үскәнгә, күңелем Сабантуйны бик көтә. Ярышта катнашучы җайдак шикелле мин. Яз җитүгә, әзерләнә башлыйм. Әкренләп авырлыкны киметәм. Бәйрәмгә кайту ул – авылдашлар белән күрешү дә. Туган нигеземдә кеше калмагач, кайтулар кимеде. Елга бер Сабантуйда очрашабыз. Барлык туганнарымны, дусларымны күреп сөй­ләшәм. Баш батыр калган елларым да булды. Авылда да күп тапкырлар җиңүче булдым. Быел әллә катнашмам, дип тә уйлап торам. Әмма бер көрәшкәч, туктап булмый. Яшь тә бара, аяклар да сиздерә башлады. Бәлки, бу юлы бәйрәм генә карап кайтырмын.

Ленар ГЫЙЛӘҖЕВ, “Татар радиосы” алып баручысы:

 
– Көтәбез, әлбәттә. Балачакта бу бәйрәм аеруча да күңелле, кызык үтә иде. Бәлки элек уеннары гадирәк, авыл халкына да, балаларга да туры килә торган булгандыр. Хәзер исә яңа уеннар өстәлде, бәйрәмне катлауландырып бетер­деләр кебек. Тик шулай да Сабантуй традиция­ләре калды. Авыл буйлап гармун тартып, сөлге, йомырка җыюны көтеп алам. Бу – бәйрәмнең иң яраткан өлеше. Шуны күрмәсәм, Сабантуй булмаган да кебек миңа. Мәйдан тирәсендә тальян тавышы ишетелмәсә дә эчем поша. Бәлки, хәзерге яшь­ләргә бу кызык та түгелдер. Ләкин минем өчен бик мөһим. Бәй­рәм­нән соң, караңгы төшкәндә дә таль­ян тавышы булса, каз тән­нәре чыга. Сабантуй – тырыш авыл халкы бәйрәме, аны рәсмиләш­тер­мә­сен­нәр иде.

Дания ВАҺАПОВА, фельдшер (Буа районы):

 
– Дөресен генә әйткәндә, әлегә Сабантуй турында уйлаган юк, чабабыз, йөгерәбез. Вакыты җиткәч, чыгарбыз. Үземнең  дә авылдашым җырчы Фирзәр Мортазин белән бергә район күләмендә балалар Сабантуе үткәргән булды.  Балаларга бүләкләр сатып алып өләшә идек. Бәйрәмдә миңа да бүләк эләккәләде. Бер елны Салават Фәтхетдинов, авыл фельдшерына “ашыгыч ярдәм”, дип велосипед бирде. Авыл юллары велосипед белән йөрерлек түгел әле. Быел грипп чоры соң башланды һәм озакка сузылды. Күп кешенең тамак төбе авыртты, температурасы өчәр-дүртәр көн төшмәде. Өй­ләргә дә байтак йөрелде. Авыл Сабантуйларына матур күлмәкләр киеп чыгу гадәте балачактан кү­ңел­гә сеңгән. Ә кулда, кирәге чыкса дип, беренче ярдәм күрсәтү җыелмасыннан торган сумка була. Авыл фельдшеры егерме генә кеше җыелган урынга барса да, шул сумканы калдырмаска тиеш. Кемнеңдер хәле китә, кемгәдер кояш суга, шул чагында тиз генә ярдәм итәсең. Район Сабантуенда безгә тынычрак, анда “ашыгыч ярдәм” машиналары кизү тора.

Әнвәр ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ, лаеклы ялда (Казан):

 
– Балачактан яраткан бәй­рәмем ул минем, ничек инде көт­мисең?! Үз гомеремдә берсен дә калдырмадым дисәм дә, арттыру булмас. Уеннарда катнашмасам да, ат чабышын, көрәш карау кү­ңелгә рәхәтлек бирә иде. МТСлар чорында анда эшләүче кешеләр өчен Сабантуй уза торган иде. Ярты авыл җыелып, шунда йөрдек. Әй, күңелле вакытлар! Үз гоме­ребездә нинди генә бәйрәмнәр күрсәк тә, никтер шушы Сабантуй – күңелгә иң якыны. Аңа җитәрлек, чагыштырырлык, алмаштырырлык бәйрәм юк бит, килешәсездер. Май ахырында кызым Рәзидә белән шифаханәгә юллама алдык. “Ижминводы”га терәлеп торган Турай авылы бәйрәмен карарга ниятләп торам әле.

Әбри ХӘБРИЕВ, “Рәвешләр” эстрада миниатюралары театры артисты:

 
– Сабантуй – минем өчен ял көне. Ул көнне эшләргә яратмыйм. Туганнарым белән очрашып бәйрәм итәм. Балачактагы кебек Сабантуйны көтү хисе, бәлки, аның кадәр үк көчле дә тү­гелдер. Чөнки хәзерге Сабантуйлар күп җирдә исеме өчен генә уздырыла. Кечке­нә вакытта аның ниндидер бер аһәңе бар иде. Авыл халкы, елга бер генә көн булса да, берләшә иде. Ә хәзер әлеге бердәмлек сизелми. Авыл кешесе үз көнен үзе күр­гәнлек­тән, аның бик бәйрәм итә­се килеп тормыйдыр, дип уйлыйм. 

Гөлзада КОРНИЛОВА, табиб (Балтач районы):

 
– Сабантуйны без генә түгел, шәһәрдә яшәүче туганнарыбыз, дусларыбыз да көтә. Алар елның-елында Балтачка кайта. Сабантуй – туганнарны, дусларны очраштыручы чара да. Җәйнең иң матур вакытында туганнар белән очрашып, ел буена җитәрлек ләз­зәт алабыз. Сабантуйга дип көз­дән туңдыргычта каз сакладык. Аны каклансын дип элеп тә куйдык инде.  Әниләр дә бәй­рәмгә көздән әзерләнә иде. Хәзер бу гадәт үзебезгә күчте. Сабантуйга дигән компотлар да әзер. Кунакларны гына каршылыйсы калды.

Фото: http://tatar-inform.tatar/Регина Хабибуллина

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев