Tatar malay: «Сине бит Рөстәм Нургалиевич карый, ник хәерчелекне күрсәтәсең» диләр
Күпләр бәлки Ринат Галиәхмәтов дигән кешене белмидер дә. Ә менә Татар Малайны бар да белә. Соңгысы Ринатны таныттымы, әллә киресенчәме – анысы мөһим түгел. Шунысы хак: Ринат-Татар Малай – хәзер иң күп укучысы булган иң актив татар блогерларының берсе. Аның язмаларына, фото һәм видеоларына Татарстан Президенты лайк куя икән, бу үзе үк күп нәрсә турында сөйли кебек.
Ринат, тормышыңдагы беренче социаль челтәр кайсы иде һәм анда кайчан теркәлдең?
«Вконтакте». Егерме яшьтә.
Соңга калгансың икән ич!
Әйе, бүгенге буын белән чагыштырганда, социаль челтәрләргә чыннан да соңга калып кердек без. Кесә телефоным да өченче курста укыганда гына булды минем. Хәзерге яшьләр – гиперактив. Әле соңгы укыган психология китабында да балаларның егерме биш проценты шундый булуы турында язылган. Артларыннан күз иярми бит! Үзебез үк бозабыз бугай. Менә, мәсәлән, туганнарга баргач, бәләкй балалары килеп телефоным сораса, кулларына тоттырам. Алар читкә китә, без дә тынычлап өлкәннәр белән сөйләшә-аралаша алабыз, үз эшләребез башкарабыз. Үзебезгә тыныч булсын дип, аларны телефонга, гаджет яки компьютерга утыртабыз. Абыем киресенчә эшли башлады әле: бөтен телефоннарын алып куя да, балалар үзара аралаша, уйный башлый. Һәр эшнең, гамәлнең чамасы булу кирәк шул.
Тагын кайсы социаль челтәрләрдә бар син?
Барысында да. Берзаман «мин бөтен җирдә дә булырга тиеш» дигән максат куеп, барысында да теркәлдем. Ләкин бөтенесендә дә бер үк дәрәҗәдә утырмыйм. Төркем-аккаунт яисә шәхси битләремне алып бара башладым, ләкин берсендә нидер барып чыкмый, икенчесенең караучылары шаккатырлык түгел… Миңа инстаграм танылу алып килде. Шуңа да вакытым-көчемне хәзер күбрәк шул платформага юнәлдердем.
Социаль челтәрләрнең бик күп, кайберләре татар дөньясына бөтенләй дә ят, татар сегменты анда никтер бармый кебек...
Минем үземә дә кызык бу. Әйтик, ютуб өчен авыл тормышын да, башкасын да төшереп кертәм, ләкин, сез әйткәндәй, караучылар саны аз. Моның сәбәбе ютубны әле социаль челтәр дип кабул итмәүдә бугай. Минем видеоларны карыйлар да кебек, ләкин караучыларның күпчелеге анда теркәлмәгән. Әйе, татар телендә алып баргач, югары үсешкә ирешеп булмый әле. Ә менә татар теле, татар дөньясы турында русча сөйләсәң, ул бик әйбәт бара! Андый контент алып баручылар бар, караулар саны да өч йөз-дүрт йөз меңнәргә җитә, ләкин бу да бик аз. Гомумән, бу өлкә бездә күтәрелмәгән чирәмне хәтерләтә. Без әле аңа үсеп китәр, чәчәк атар өчен су гына сибәбез төсле.
Татар блогерлары үзара аралашамы?
Әйе, аралашу бар. Татар блогерлары күп тә түгел бит. Без бер-беребезне белергә, карап, күзәтеп барырга тиешбез. Бер-беребезгә лайклар да куябыз, комментлар да язабыз, төрле ситуацияләрдә ярдәм итәргә дә тырышабыз. «Безнең авыл малае» Рәзил, Әлмәттән «Ләйсән», Азнакайдан «Инстататаркалар», Алабугадан «Кишермен», Кама Тамагыннан «Идрис малай», «Илүзә» һ.б. Әйе, үзем дә аларга ярдәм итәргә тырышам. Роберт абый Миңнуллинга да үз киңәшләремне бирдем, чөнки шушы яшендә инстаграмга кергән, иренми (аккаунтны алып баруның авыр хезмәт икәнен беләм), шуңа бик шатланып ярдәм итәргә тырыштым. Әйе, виртуаль аралашу бара, монысын да танырга кирәк. Менә көз көне «Идел» яшьләр үзәге белән берлектә «Беренче татар блогер мәктәбе»ндә күзгә-күз карашып та сөйләштек. Тиздән икенчесе булачак.
Кеше белән инстаграм аша аралашам икән, аның психологик портретын ясый алам. Аккаунтына нинди темага яза, аны болай куя, тегеләй урнаштыра, комментарийлар ала, җавап яза – ул кеше турында инде билгеле бер картина туа.
Татар контенты дигәннән, бездә бу тема буенча өйрәтүләр, вебинар-семинарлар, туры эфирлар җитми төсле. Рус дөньясында бит ул күптән бара. Һәм өйрәтүчеләр, аңлатучылар шулай акча да эшли. Кечкенә суммалар түгел. Ә бездә һаман бер төрле видео, шигырь, мәкаль... Нигә шул өйрәтүләрне башламыйсыз?
Сораучылар, мөрәҗәгать итүчеләр шактый. Менә шул ук блогер мәктәбе турында мәгълүмат куйгач та: «Без еракта яшибез, нигә онлайн түгел», – диючеләр булды. Ни әйтим? Беренчедән, бераз шүрлим. Мин бит татар блогингында гына, ягъни үземне зур белгеч дип санамыйм. Гәрчә нинди видеолар кую, ничек урнаштыру, үстерерү, коллаборация серләренә төшендерү һ.б. турында сөйли дә, өйрәтә дә алам. Үземнең бер хыялым бар – Татарстан буенча сәяхәт кылырга телим. Чыктың, киттең, йөреп кайттың түгел. Һәр район, һәр төбәк үзенчә матур, күрсәтер урыннары дә бик күп, танылган кешеләре, менә дигән эшмәкәрләре бар. Минем менә шуларны ачасым, күрсәтәсем килә. Шунда ук яшьләрне җыеп, татар телендә ниндидер мотивацион чыгышлар ясарга, интернет белән таныштырга булыр иде. Укыту-өйрәтү буенча уйлар бар. Инде чыгыш ясарга да өйрәнәм (алайса, бер темага кереп китсәм, аннан чыга алмыйм, кыскалык, төгәллек җитеп бетми әле, җәелергә яратам).
Татар теленә интернетта, социаль челтәрләрдә авыргарак туры килә шул әле. Шул ук эзләү системаларында «дом» дип җыйсаң, сиңа шунда ук дистәләгән, йөзләгән тәкъдим чыга. Ә «өй» дип җыйсаң, бернинди таргет турында да сөйләп булмый. Татарча контент бик кирәк. Ул күп, сыйфатлы булсын, татар теленә өйрәтсен, бары шул чакта гына без тагын бер баскычка үсәчәкбез дигән сүз.
Авторлык хокукы дигән нәрсә бар...
О, бик авыр тема бу. Инстаграмга русча яки инглизчә башка берәүнең фото яки видеосын куясың икән, ул аны шунда ук алып атачак, берничә тапкыр кабатласаң, блокка да китәргә мөмкинсең, ягъни инстаграм үзе үк авторлык хокукын саклый. Татарлар әле «Америкага барып җитмәгән», күрәсең, рәхәтләнеп бер-беребездән алып куябыз, урлыйбыз, үзләштерәбез... Әлбәттә, инстаграм культурасы булырга тиеш, видео, фотоларның авторын куярга кирәк.
Инстаграм йолдызы булгач, син компьютер артында утырмыйсыңдыр инде. Нигәдер гел телефон-смартфон гына кулланасыңдыр шикелле.
Юк, компьютерны да кулланам. «Вконтакте»га, гомумән, компьютердан гына керәм бугай. Чөнки кешеләрдә аралашу ихтыяҗы бар, челтәрдә дә коммуникация сизелә. Бар авылда да телефондагы интернет тотып бетерми бит.
Телефонның зыяны турында да искәртәсем килә: күзгә дә, билгә дә, башкасына да. Компьютерда утыру өчен махсус күзлегем бар.
Үзеңнең аккаунтта кайсы контент популяр? Мин, мәсәлән, авыл тормышын сурәтләвеңне үз итәм.
Ул теманы үзем дә яратам. Еш кына авылга күчәсем килә, анда шәп кенә контент ясар идем, дип уйланып та куям әле. Ашарга пешерү, туганнар темасы да яратып карала, лайклар шактый җыела. Ә менә Казанда йөргәннәрем бик кызык түгел, дип таптым.
Тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Әйтик, авыл кешесе алай бик бай яшәми бит инде, киеме дә гади, ашавы да дигәндәй. «Ник хәерчелекне күрсәтәсең син?» – дип язалар. Мунча ягарга чыгам, өскә гади фуфайка киям, башлык... Әти белән әни дә тәнкыйтьләп алды шуны, янәсе, ямьсез киенгәнмен, алай кирәкми, сине бит Рөстәм Нургалиевич та карый, диләр. Ясалмалылыкны яратмыйм, нишлим инде. Мунча ягарга кәчтүм-чалбар киеп чыкмыйлар бит югыйсә.
Әниләр дигәннән... Хатыным Илүзә белән авырыйбыз, дип пост куйган идем, якыннарны тәмам хафага сала яздым. Борчылып шалтырата да башладылар. «Бөтен тормышыңны күрсәтеп барасың», – диючеләр дә очрап тора. Ә бит, асылда, инстаграмда тормышымның нибары биш проценты гына чагылыш таба. Аннан, кешеләр миннән позитив кына көтә. Тормышның тискәре якларын куйсаң, күңелләре төшә. Үземнең имиджның корбаны да мин.
Директка язганнарның барысына да җавап бирергә тырышам, чөнки кире элемтә булырга тиеш. Нәкъ менә хәзер, язылучыларым шул саннарга җиткәч, мин инде аларга ачык булырга тиеш. Язылучылар саны йөз меңгә җиткәч, Рөстәм Нургалиевич та язылгач, ничектер тынычланып калдым. Шуннан сан турында гына түгел, ә сыйфат турында ныграк уйлана башладым.
Блогер буларак, өйләнгәнчегә кадәрге тормышың һәм өйләнгәннән соңгы тормыш аерыламы?
Барысы да өч йөз алтмыш градуска әйләнде. Мин инде хәзер үзем өчен генә түгел, гаиләм өчен дә уйларга тиеш. Планлаштыру үзгәрде: әгәр дә элек каядыр барган җиремнән үк икенче җиргә китә алсам, хәзер инде көннәреңне, атналарыңны да планлаштырасың. Аллага шөкер, без Илүзә белән бер-беребезне тулыландырып яшибез. Блогерлыкта исә тыйнаклык барлыкка килде (елмая).
Әлбәттә, мәхәббәт аңлатучылар да җитәрлектер...
Элек бар иде андыйлар, хәзер бетте. Мин шуның белән мактана алам: язылучыларым – бик акыллы, адекват аудитория. Алар минем өйләнүемне, кем белән яшәвемне беләләр һәм хәзер андый мәхәббәт хәбәрләре бетте.
Күз тию дигән әйбер бар...
Бар. Менә авырып алдык, каты чирләдек, күпләр шуның белән бәйләделәр дә. Әбибез килеп, өшкереп китте. Ышанмыйм дип әйтү дөрес булмас, әмма күз тию турында уйланмыйм. Үзеңне сакла, позитивта бул – һәм барысы да шәп булачак!
Ринат, миндә шундый сиземләү бар: син Татар Малай булгач кына милли яшәешкә якынайгансыңдыр кебек тоела.
Ә мин аны яшермим дә. Әйе, элек татарча бүгенге дәрәҗәдә сөйләшә дә, фикерли дә алмый идем. Беренче тапкыр радиода интервью биргәндә күп кенә әдәби сүзләрне аңламадым да. Эфирдан соң, татарча сөйли дә белмәгәч, нигә Татар Малай дип исем куштың соң үзеңә, дип яза башладылар. Шуннан татарча камил сөйләшергә, фикерләргә өйрәнәчәкмен дип, пост та урнаштырдым. Хәзер инде татарчам начар дип уйламыйм. Иң мөһиме, үзаң дигән нәрсә барлыкка килде.
Шәхсән үзем татар интернеты дөньясында яши башлагач кына, милли тормышта күп нәрсә булуын, шактый нәрсәдән мәхрүм калуым турында аңладым. Егерме биш эшләгән «Сәләт» барлыгын күрдем, инде ничәнче тапкыр Татар яшьләре көннәре узуын белдем, Бөтендөнья татар яшьләр форумы турында да бик соң хәбәрдар булдым. Кызганыч, әмма шулай. Димәк, актив булмаганмын. Хәзерге яшьләргә дә шуны кабатларга яратам: активрак булыгыз! Бар өлкәдә дә...
Инстаграмда аккаунт уңышлы булу өчен ун киңәш:
Сезнең контент кызыклы, игътибарны җәлеп итәрдәй булырга тиеш.
Беренче вакытларда акча түләп булса да, коллобарация, ягъни башка блогерлар белән хезмәттәшлек булдырыгыз!
«Тусовка»га омтылу, ягъни танылган кешеләр, әйтик, артистлар белән фотога төшү, аралашу, дуслашу кирәк.
Эшне акчага әйләндәрү турында уйланмагыз. Таныласың икән, берзаман акча үзе киләчәк ул.
Укырга, SMM нигезләрен өйрәнегез.
Сыйфатлы контент булсын өчен, төрле кушымталар, әйбәт телефон булырга тиеш, ягъни техник яктан кораллану сорала.
Постларыңа, сторисларыңа анализ ясый белү кирәк. Шул рәвешле, булачак контент турында күзаллау туа.
Эшне катлауландырмагыз.
Иң башта нинди образ сайлагансың, шуннан китмәскә тырыш. Уңай образ икән, син гел уңай бул. Тискәре образ сайлагансың икән, алга таба да шуннан китмә.
Позитивлык, бәхет аңкып торырга тиеш!
P.S.: Әңгәмәнең тулы вариантын «Идел» журналының ютубтагы каналында карый аласыз
Фото: скриншот инстаграм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев