Укытучыгызны еш искә аласызмы?
Бүген укытучылар бәйрәм итә. Аларның чәчәк бәйләмнәренә күмелә, җылы сүзләр ишетә торган көне. Укытучыгызны еш искә аласызмы?
Рабит Батулла, драматург:
– Зәй районының Түбән Биш мәктәбендә белем алдым. Аны университетка тиңлим. Мәктәпнең ике канаты бар иде. Берсе – әдәбият укытучысы Мәрвәрия Җиһаншина, ул дәресләрен математикага бәйләп аңлатты. Икенчесе – Василий дәдәй Зингаров, ул киресенчә, математика фәнен фольклор, әдәбиятка нигезләнеп укытты. Халык мәзәкләрен сөйли иде. Мин үзем математиканы әллә ни яхшы укымадым. Әмма күп нәрсә истә калган. Зингаров дәресеннән “5ле” алу җиңел түгел иде. Ул аны чын математикларга гына куйды. Сыйныфта 28 кеше булса, шуның 7се физматка укырга керде. Мәктәптә шук булсам да, укытучыларның сүзе барыбер колакка кергән. Укытучыларның абруен арттыру өчен, яхшы хезмәт хакы түләргә, матди ярдәм итәргә кирәк.
Чулпан Әхмәтова, Татарстан Дәүләт Советы матбугат үзәге белгече:
– Иң яраткан укытучым, мине хәреф танырга, матур язарга, дөньяны тоярга өйрәтүче кеше – беренче укытучым Рәзинә апа Наҗарова. Актаныш районының Тәкмәк башлангыч мәктәбендә эшләде ул. Кышкы бураннарга, көзге ачы җилләргә дә карамастан, күрше Олы Имән авылыннан килеп укыта иде, гомере буе ике авыл арасын таптады. Кечкенә генә буйлы, шактый кырыс, таләпчән укытучымның йөрәге искиткеч зур булып, аңа барлык балаларны ярату хисе сыйган иде. Тормышта мин азмы-күпме уңышларга ирешә алганмын икән, монда Рәзинә апаның өлеше дә бар. Аның фани дөньядан китүенә биш ел булып килә. Әмма сизеп торам: укытучымның рухы – безнең арада.
Нурзадә, тамада:
– Мәктәп елларының иң рәхәт, матур чор икәнен бары укып бетергәч кенә аңлыйсың. Безнең сыйныф бик дус иде. Арча районының Шура башлангыч мәктәбендә биш укучы белем алдык. 4се малай иде. 1 сентябрь көнне үк укудан иртә кайтып киткәнмен. Укытучының кире борып алып кергәнен хәтерлим әле. Мөгаллимнәрне бик ярата идек, аларга караш та икенче иде. Алар белән бергәләп фермаларга бара, бәрәңге, чөгендер алырга булыша идек. Кенәр мәктәбенә күчкәч, җәйге практика вакытларында, ярыша-ярыша, карлыган җыйдык. Хезмәт дәресләрендә сыерчык оялары, урындык аяклары ясый идек. Укытучыларыбыз безне хезмәт белән тәрбияләде.
Мәсгут Имашев, композитор:
– Мин Пермь ягының Барда районындагы Каенавыл 7 еллык мәктәбен тәмамладым. Урыс һәм татар телләре укытучысы, сыйныф җитәкчесе Нәсимә Нуретдинова күңелдә ягымлылыгы, тәрбия чаралары уздыруы белән истә калган. Ятим бала дип, безнең өйгә сабын, кулъяулык ише әйберләр китерә иде. Физика, математика фәннәреннән Мәсәбих Юлаев укытты. Рәсем ясарга яратканымны белгәч, миннән тактага элеп куярга плакатлар ясата иде. 5–7нче сыйныфта укыган еллар сугыш вакытына туры килде. Газетадан дәфтәр ясадык. Китап укытучыда гына иде, аны чиратлашып укыдык. Шулай да белемгә омтылыш көчле иде. Әйбәт укыдым, грамота, таныклыкларым әле дә саклана. Бабам Зыятдин бик зиһенле кеше иде. 15 яшьтән соң авыл советы секретаре булып эшкә урнаштым. Күп кенә сыйныфташларым, укытучыга охшарга тырышып, педагог һөнәрен сайлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев