“Ышанмасаң, эшләп йөрисе дә юк”
Узган атнада Казанда коррупциягә каршы көрәш турында сөйләштеләр. Президент та катнашкан җыелышта былтыргы эшкә нәтиҗә чыгардылар. Коррупциядән 2018 елда 800 миллион сум зыян килгән. Җәза алган түрәләр дә җитәрлек. Башкалары моннан сабак аламы? Халык нәрсә көтә? Саннарны арттырып күрсәткән Кукмара китапханәчесенең гаебе бармы? Татарстан Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең тикшерүләр бүлеге баш белгече Салават Рәхимов белән әнә шул хакта сөйләштек.
– 2017 ел белән чагыштырсак, хокук саклау органнарының да, безнең идарәнең дә былтыр башкарган эшләре күренеп тора. Әйтик, узган ел 936 муниципаль хезмәткәрнең керемнәре һәм чыгымнары тикшерелде. 264 хокук бозу очрагы ачыкланды, 185 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Әйе, халык арасында вак түрә, мөдирләргә генә җәза бирелә дигән фикер бар. Тик моның белән килешә алмыйм. Ник дигәндә, җирле үзидарә органнарындагы 52 депутатның да керемнәре һәм чыгымнарын тикшердек. 12 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды һәм вазифаларыннан азат ителде. Башкарма комитет җитәкчеләрен дә тикшердек. Берсенең, мәгълүмат биргәндә, 600 мең сум күләмендә керемен яшереп калуы, хатынының керемен 4 миллион сумга азайтып күрсәтүе, берничә ширкәт белән элемтәсе булуы, аларның мәнфәгатьләрен алга сөрүе ачыкланды. Ул да эшеннән азат ителде. Хәзер аны хокук саклау органнары тикшерә.
– Әлбәттә, барысын да тикшереп бетереп булмый. Ничек сайлап аласыз?
– Беренчедән, коррупция куркынычы булган вазифада эшләгән хезмәткәрләр бар. Алар барысы да керемнәре һәм чыгымнары турында мәгълүмат бирергә тиеш. Икенчедән, анализ ясала. Әйтик, узган ел машинасы булган, ә быел юк. Кая киткән? Акча керсә, каян килгән? Шул сорауларга җавап табылмый икән, бу тикшерү уздырырга сәбәп булырга мөмкин. Президент яки дәүләт органнары җитәкчеләре чыгарган боерык нигезендә тикшерү уздырыла. Белгәнегезчә, республикада коррупциягә каршы эксперт төркеме эшли. Узган ел белгечләр Бөгелмә, Яңа Чишмә, Алабуга районнарында булды. Анда ачыкланган фактларны хокук саклау органнарына тапшырабыз.
Әмма шуңа игътибар иттерергә кирәк: районнарга җәза бирергә түгел, ә аларга коррупциягә каршы көрәш эшендә ярдәм итү һәм кимчелекләрне төзәтү өчен чыгабыз. Безнең белән төрле министрлык белгечләре дә йөри. Әлбәттә, хокук бозу очраклары ачыклана икән, аларны органнарга тапшырабыз. Иң куркынычлары “ышанычны югалтканнар” исемлегенә кертелә. Алар кабат дәүләт эшенә эләгә алмаячак.
– Ришвәт биреп кермәсә...
– Димәк, тагын җавап бирергә туры киләчәк. Түрәләр бу очраклардан сабак ала дип өметләнәм. Әлеге саннар да шуны раслый түгелме? Әйе, халык зур түрәләргә җәза бирелсә генә игътибар итә. Бу мәсьәләдә Россия Президенты да, Татарстан Президенты да еш әйтә: кем генә булмасын, вазифасы нинди генә булмасын, җинаять өчен барыбер җавап бирергә туры киләчәк. Бәлки, без зурлап сөйләмибездер, әмма андый фактлар да бар.
Коррупциягә каршы тору эше җәза бирүдән генә гыйбарәт түгел бит. Хокук саклау органнары җинаятьчеләргә каршы көрәшә. Шул ук вакытта профилактика, ягъни мондый очракларны булдырмау өчен күрелгән чаралар да мөһим. Бу эш дәүләт органнарында да, яшьләр, хәтта балалар арасында да алып барыла. Кечкенә балаларга ришвәт һәм коррупция турында сөйләмиләр, билгеле. Начар белән яхшының аермасын аңлаталар. Аларга бер төрле сөйләп, әти-әниләре башкасын эшләсә, әлеге эшнең нәтиҗәсе бик аз була. Шуңа күрә барысы белән дә эшлибез. Узган ел, мәсәлән, коррупциягә каршы көрәш буенча махсус дүрт укыту программасы чыкты. Яшьләр турында да онытмыйбыз. Һәр уку йортында диярлек студентларның коррупциягә каршы көрәш комиссиясе бар. Ул комиссия булды да, анда коррупция бетте дигән сүз түгел, әлбәттә. Әмма кеше башына гел “тамызып” торсаң, файдасы булмый калмый.
– Әти-әнисе бакчага яки мәктәпкә урнаштырганда акча түләргә мәҗбүр булган икән, бу сабый, үскәч, үзе ришвәт бирмәсен өчен, аның башына күпме “тамызырга” туры киләчәк, ничек уйлыйсыз?
– Коррупциядән аерым дару да, рецепт та юк. Әмма эшләмичә дә булмый. Файдасы буласына ышанмасаң, безнең идарәдә эшләп йөрүнең мәгънәсе дә юк. Яшерен-батырын түгел, халык арасында да бу эшкә шикләнеп караучылар бар. Без моны үзебез дә күреп торабыз. Әмма шунысын да танырга кирәк: илдә дә, республикада да коррупциягә каршы зур эш алып барыла. Моннан ун еллар чамасы элек уздырылган социаль тикшеренүләр ни сөйли? Коррупция очракларына тап булган кешеләр 20 проценттан арта иде. Узган ел бу сан 8,4 процент булган. Бу да – зур сан әле.
– Иң яхшы профилактика алымы дип каты җәза бирүне әйтүчеләр дә бар. Сез нинди фикердә?
– Гел утыртулар белән генә вәзгыятьне төптән үзгәртеп буласына шикләнәм. Сингапурны, Кытайны телгә алалар. Аларда ришвәтчеләрне үлем җәзасына да хөкем итәләр. Әмма алай гына түгел. Аралашып торабыз: аларда профилактика эше дә киң җәелгән.
– Саннарны ничек бәялисез? Күп булса, хәлләр шәптән түгел дип аңларга мөмкин. Аз икән, тикшерүчеләр начар эшли булып чыга. Бу саннарның алтын урталыгы бармы?
– Бик тә четерекле сорау. Ник дисәгез, бүгенге вәзгыятьне бәяләүнең төрле алымнары бар. Әмма илдә, республикада яки районда коррупциянең күләме турында төгәл җавапны биреп булмый. Шул ук социаль тикшеренүләрне карасак, куркыныч саннар килеп чыга. “Коррупция белән очрашсагыз, андый очрак турында хәбәр итәр идегезме?” – дигән сорауга кешеләрнең 90 проценты “юк” дип җавап бирә. Бу мәгълүмат дөреслеккә туры киләме әле, юкмы – монысы да бәхәсле. Матбугатта чыккан хәбәрләр белән дә хәлне чамалау мөмкин түгел. Бер шәһәрдә – бер газета, икенчесендә унбиш булырга мөмкин.
– Матбугат димәктән, күптән түгел Кукмарадагы бер китапханәче турында шаулап алдылар. Аны иң куркыныч коррупционер дип атаучылар да булды.
– Юридик яктан караганда, әлбәттә, дөрес эшләмәгән. Шул ук вакытта кеше буларак аның бу адымга ни өчен барганын аңлап була. Бу саннарны язмасам, китапханәне бетерәләр, аннары клуб, мәктәпкә чират җитә, дип уйлый ул. Бу бит – авылның да киләчәге дигән сүз. Әлбәттә, әлеге китапханәчене “коррупциянең йөзе” дип игълан итү дөрес түгел. Саннарга карап, хезмәт хакы да артмаган. Аның каравы әнә шундый очраклар турында шаулау аркасында коррупциягә каршы көрәшкә карата ышанычсызлык китереп чыгарырга мөмкин.
– Китапханәләрдән тыш, тагын кайсы тармакларда коррупция куркынычы бар?
– Иң беренчесе – җир һәм мөлкәт юнәлеше. Икенчесе – дәүләт һәм муниципаль контрактлар белән эш итү. Өченчесе – саннарны арттырып яки киметеп күрсәтү юлы белән субсидияләр алу.
– Халык теленә исә медицина, мәгариф һәм хокук саклау органнары кергән.
– Социаль тикшеренүләр 2005 елдан бирле уздырыла. Соңгы җиде-сигез елда коррупциягә бәйле вакыйгалар белән очрашкан кешеләр саны кимесә дә, иң авыр өлкәләр дип ЮХИДИ, сәламәтлек саклау һәм мәгарифне телгә алалар. Монысының да ни дәрәҗәдә дөрес икәнен төгәл әйтеп булмый. “Коррупцион хәтер” дигән төшенчә бар. Әйтик, табибка ун ел элек ришвәт биргәнсең икән, хәзер дә шулай дип уйлыйсың. Гәрчә вәзгыять төптән үзгәрергә мөмкин булса да. Фактлар исә бу өлкәләрдә саннарның кимүен күрсәтә.
Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев