28 ИЮЛЬ – СӘҮДӘ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ КӨНЕ
Һәр елны июльнең соңгы шимбәсендә сәүдә хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.
Шул уңайдан районның барлык сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Сезнең хезмәтегез һәр кешенең көндәлек тормышында бик мөһим. Районыбызда сәүдә нокталары кулланучылар иң күп йөргән урынга әверелде, күпләр өчен эш урыннары
булдырылды, салымнар базасын ныгытуга зур этәргеч ясалды. Сезнең эш һәм җаваплылыгыз районда яшәүчеләрнең кәефенә һәм иминлегенә йогынты ясый. Хезмәтегез белән мөһим социаль бурычларны хәл итәргә булышасыз.
Һөнәри бәйрәмегез көнендә халык ихтыяҗына игътибарыгыз, районыбызның социаль хәлен ныгытуга керткән өлешегез өчен рәхмәт сүзләре кабул итегез. Һөнәри бәйрәм көнендә сәүдә хезмәткәрләренә һәм ветераннарына ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, кулланучылар базары үсешендә уңышлар телибез!
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.
Фото: https://pixabay.com | Pexels
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев