3 декабрь–Халыкара инвалидлар көне
Бу көн календарьда үзгә урын алып тора һәм физик-акыл мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең проблемаларына игътибарны җәлеп итү максатында билгеләп үтелә.
Арабызда шундый кешеләр яши: аларга тормышта һәрбер адым авырлык белән бирелә. Әмма сынмыйлар-сыгылмыйлар, кечкенә генә җиңүнең дә тәмен белеп яшиләр. Районыбызда инвалидлыкка гәүдә халәте генә итеп караганнар үзләренең эш-гамәлләре белән күпләргә үрнәк тә булып торалар. Без физик мөмкинлекләре чикле спортчыларыбызның, төрле ярышларда, конкурсларда да чыгыш ясаучыларның уңышларына сокланабыз. Көндәлек тормышларында, эшләрендә аларга һәрвакыт ярдәм кулы сузучыларга рәхмәтебезне белдерәбез. Барыгызга да алдагы тормышыгызда күңел күтәренкелеге, шатлык-сөенечләр генә телибез.
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев