Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

3 июль – ЮХИДИ хезмәткәрләре көне

Автоинспектор хезмәтен куркыныч һәм авыр дип, юкка әйтмиләр. “Чыннан да, шулай. Физик яктан яхшы әзерлекле, нык ихтыярлы ир-егетләр һәм кызлар гына юлларда тәртип сагында торуны үзенә һөнәр итеп ала. Һава шартлары да эшкә киртә түгел. Бурычыбыз – көннетөнгә ялгап эшләү, юлларда иминлекне тәэмин итү, бәхетсезлек очракларын, зыян күрүчеләрнең санын киметү, кисәтү эшләре башкару”, – ди ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Марат Гаязов.

– Марат Мидхәтович, бүген район юлларында вәзгыять ничегрәк, һөнәри бәйрәмне нинди күрсәткечләр белән каршылыйсыз?

– Автоинспекция булдырылуның 85 еллыгын транспорт чаралары арта баруы шартларында билгеләп үтәбез. Быел гына бүлекчәнең теркәү хезмәтендә 750 транспорт чарасы исәпкә куелды, шуның 470е – яңа автомобильләр. Димәк, машианалар хәрәкәте дә, шулай ук эш төрләре дә артты: 1 марттан автобусларга техник карау үткәрү вәкаләте бирелде. Быел һөнәри бәйрәмне яңарган, яшәрә барган коллектив буларак та билгеләп үтәбез. Эшкә яшь хезмәткәрләр – Фәнзил Нуриев һәм Фаил Мәҗитов килде. Икесе дә моңарчы эчке эшләр органнарында тәҗрибә тупларга өлгергән ир-егетләр. Стажировканы уңышлы уздылар. Бүлектә хатын-кызлара бердәнбер погонлы хезмәткәребез Гөлгенә Гаянова кул астында инспектор булып әле бер генә ел эшләүче Гүзәл Мансурова да вазифаларын төгәл башкара. Эш барысына да җитәрлек, чөнки, ни кызганыч, исерек хәлдә машина йөртүчеләр, аварияләр саны кимеми. Быел гына да 43 йөртүченең алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утыруы ачыкланды. Шуларның дүртесенә административ җаваплылыкка тартылганнан соң бер ел эчендә кабат аек түгел хәлдә транспорт белән идарә иткәннәре өчен җинаять эше кузгатылды. Агымдагы елда районда 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлде (былтыр бу чорга – 9). Аларда 3 кешенең гомере өзелде, шуларның берсе бала. Былтыр юлларда бер кеше генә үлгән иде. Төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләрен 8 кеше алды. Узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда, күрсәткечләрнең югары булуы, әлбәттә, сөенечле хәл түгел. Фаҗигаләргә китергән төп сәбәпләрнең берсе – тиешле тизлек режимын сакламау. Ел башыннан фоторадарлар тизлек режимын бозуның 6069 фактын ачыклады. Юлның каршыга килүче автомобильләр өчен билгеләнгән полосасына чыгу очраклары да (69) артты.

– Балалар травматизмын, һәлакәтләрне киметү өчен күрелүче чараларга да тукталсагыз иде.

– Балаларның бәхетсезлек очракларына юлыгуларын булдырмау максатында мәктәпләрдә, балалар бакчаларында төрле чаралар уздырыла, юл йөрү кагыйдәләренә багышланган әңгәмәләр оештырыла. Рейдларга яшь юл хәрәкәте инспекторлары да җәлеп ителә. Балалар ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә шоферларга транспортта йөрү культурасы, бер-берсен хөрмәт итүгә юнәлдерелгән, пассажирларга исә юл йөрү кагыйдәләре урын алган белешмәлекләр тараталар. “Игътибар – балалар!”, “Балаларга махсус утыргыч” акцияләре барган чорда төп игътибарны автомобильне махсус балалар утыргычы белән җиһазландыруга юнәлтәбез. Җәяүлеләр юлында тиешле таләпләрне үтәмәүчеләргә дә таләпләр катгый. Айга бер “Тоннель” операциясе уздыруның да нәтиҗәсе бар. Аварияләр, кагыйдә бозулар булмасын иде.

Хезмәттәшләремне, ЮХИДИ ветераннарын һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Җәяүлеләрне, йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга чакырам, имин юллар телим.

Район хакимияте юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе хезмәткәрләрен, ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый һәм изге теләкләрен ирештерә. Көннән-көн техника арткан, яше дә, карты да руль артына утырган заманда көндәлек максатчан хезмәтләрен югары бәяли. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, үзләренә һәм гаиләләренә исәнлексаулык, имин көннәр, бәхет-шатлык тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев