Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Белем көне белән!

Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре һәм педагогик хезмәт ветераннары, кадерле балалар һәм ата-аналар!

Сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән кайнар котлыйбыз! Бүген, югары технологияләр чорында ныклы белем – тормышта алга баруның, хезмәт баскычларыннан югары күтәрелүнең төп нигезе. Моңа соңгы елларда мәктәпләрнең нык яхшырган матди-техник базасын файдаланып, яраткан эшенә, сайлаган һөнәренә бөтен күңелен биргән, белемен туктаусыз камилләштергән укытучылар хезмәтенә таянып кына ирешергә була. Укучыларның көндәлектәге һәр бишлесе алдагы җиңүләре өчен мөһим, чөнки сезнең уңыш – ул районыбыз уңышы да. Яңа уку елы һәркемгә кызыклы очрашулар, ачышлар алып килсен, максатларыгызга ирешергә насыйп булсын! Барчагызга да сәламәтлек, иминлек телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев