Белем көне белән!
Хөрмәтле укытучылар, ата-аналар, балалар! Сезне 1 сентябрь –Белем бәйрәме белән ихластан котлыйбыз. Каникулдан соң беренче кыңгырау үсеп килүче буынны кабат мәктәпләргә чакыра. Укучылар җәйге ялда сыйныфташларын, укытучыларын аеруча сагынды, чөнки пандемия белән бәйле вәзгыять аларны белем йортларыннан быел иртәрәк аерды. Инде барысы да җайланыр, традицион белем алу 2020-2021 уку елы дәвамында үз көчендә булыр дип ышаныйк.
Мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген кабул иткәндә белем һәм тәрбия сыйфатын тәэмин итәрлек шартларга, иминлек мәсьәләләренә дә нык игътибар бирелде. Быел да уку алдынгыларының, төрле олимпиада һәм конкурслар җиңүчеләренең сафлары артуын көтәбез, бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга бирүчеләр дә мәгарифтә үз эзен калдырыр дип ышанабыз. Бала- укытучы - ата-ананың бердәм эшчәнлеге белем бирүдә генә түгел, тәрбия бирүдә дә үз нәтиҗәсен бирер. Районыбызның киләчәк язмышы бүген белем алган укучыларга бәйле. Хыялларга барыр юлларыгыз ак булсын. Алда сезне кызыклы якты киләчәк көтсен!
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев