Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре, тармак ветераннары
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итеп алыгыз.
Районыбыз биләмәсендәге газ сәнәгатенең эшчәнлеге республикабыз гына түгел, Россия икътисады өчен дә гаять зур әһәмияткә ия. Магистраль газүткәргечләрнең Шәмәрдән линия-производство идарәсе коллективы Себер газын илебезнең көнбатыш чикләренә кадәр кудыруы белән хаклы горурлана ала. Идарә хезмәт күрсәткән газүткәргечләрнең гомуми озынлыгы меңнәрчә километр тәшкил итә. “Сабагаз” идарәсе хезмәткәрләре без яшәгән йортларга җылылык китерә. Сезнең хезмәтегез халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән социаль проектларны уңышлы тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Алга таба да һөнәри осталыгыгызның хәвеф-хәтәрсез һәм нәтиҗәле хезмәт эшчәнлегегезнең төп гаранты булып калачагына ышанабыз. Районыбызның газ сәнәгате тармагы коллективларында эшләүчеләргә, ветераннрга нык сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар, иминлек телибез.
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев