Һөнәри бәйрәм котлавы
Хөрмәтле финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре, шулай ук үзәкләштерелгән бухгалтериядә хезмәт куючылар, авыл җирлекләре бухгалтерлары!
Сезнең барыгызны да һөнәри бәйрәмегез – Финанс органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз. Әлеге бәйрәм дәүләт өчен финанс системасының мөһимлеген тану булып тора. Районның икътисади үсешенә саллы өлеш кертәсез, көн саен финанс тотрыклылыгына бәйле мәсьәләләрне хәл итәсез. Финанс хезмәткәрләренең җентекле хезмәте тулы көчкә эшләүне, зур җаваплылык һәм төгәллек сорый. Барлык дәрәҗәдәге бюджетларга керемнәр һәм түләүләрне тулы күләмдә җыю, керем чыганакларын үстерү, акча ресурсларын анализлап планлаштыру һәм бүлү,
аларны нәтиҗәле тоту – финанс хезмәткәрләре алдына куелган төп бурычлар. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, нәтиҗәле эш, теләкләрегезнең тормышка ашуын телибез.
Саба муниципаль районы Советы
һәм башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев