Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Һөнәри бәйрәм котлавы

Хөрмәтле юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе хезмәткәрләре, ветераннар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Бары җаваплы, принципиаль кеше генә юлларда тәртип сакчысы була  ала. Юлларда  килеп чыгу  ихтималы булган хаталар бәясе  бик  югары,  ул  кешеләрнең тормышы,  гомере  белән үлчәнә. Шуңа күрә сездән кагыйдә бозучыларга карата һәрчак килешмәүчәнлек күрсәтү сорала. Җәяүлеләр һәм транспорт чараларын  йөртүчеләр, пассажирлар иминлеге турында һәрчак зур җаваплылык белән  кайгыртырсыз дип ышанабыз. Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә, шулай  ук ЮХИДИ ветераннарына сәламәтлек, бәхет-шатлык һәм аяз күк йөзе телибез.

Саба  муниципаль районы

Советы һәм башкарма  комитеты

Фото: архив tatar-inform/Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев