Республика көне белән!
Хөрмәтле райондашлар, якташлар! Сезне чын күңелдән Татарстан халкының тынычлык һәм иминлек, бердәмлек символы бәйрәме – Республика көне белән котлыйм. Быелгысы юбилей даталы – 30 августта Дәүләт бәйсезлеге турында декларация кабул ителүгә 30 ел тула. Әлерәк кенә тагын да истәлеклерәк тарихи вакыйга – ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны билгеләп үткән идек.
Автономияле республикабызның данлы сәхифәләрен хәтеребездә яңарттык, үткәне, бүгенгесе турында бай мәгълүмат тупладык, күңелләрдә кече Ватаныбызның матур киләчәге өчен горурлык хисләре яшәде һәм яши. Без күпмилләтле төбәгебез, аның бай тарихы белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм шушы уңышларга ирешергә мөмкинлек биргән өлкән буын, аларның хезмәте, батырлыгы алдында баш иябез. Татарстан социаль-икътисади һәм сәяси үзгәртеп корулар юлыннан атлый. Йортлар төзелә, юллар салына, социаль инфраструктура үсеш ала. Халыкның яшәү шартлары яхшыра. Сәнәгатькә яңа технологияләр кертелә. Районыбыз исә Татарстанда күп кенә пилот проектларына башлангыч бирүче буларак танылды. Шушы җирлектә ирешелгән уңышлар безгә киләчәк үсеш бурычларын билгеләүнең мөһим алшарты. Киләчәгебез югары технологиягә нигезләнгән эш урыннары булдыруга, гражданлык активлыгыбызга бәйле. Хуҗалыкларда урып җыю эшләре төгәлләнүгә бара. Район игенчеләре табигать шартлары уңайсыз булуына карамастан, мул уңыш үстерделәр. Аларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтнең зурысы әйтеләчәк.
Татарстан хөкүмәте үзенең эшчәнлегендә халыкка таяна һәм кешеләргә хезмәт итә. Хакимият һәм халык арасындагы тыгыз һәм гадел мөнәсәбәт - республиканың киләчәгенә, аның тотрыклы үсешенә, тынычлык һәм иминлеккә ышаныч. Быел Республика көне 11-13 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президентын сайлауга әзерлек барган вакытка туры килде. Шулай ук район Советына һәм авыл җирлекләре Советларына депутатлар сайлаулар да үтәчәк. Бу көннәрдә авыл һәм шәһәр җирлекләрендә, предприятиеләрдә үткәреләчәк гражданнар җыеннарында дәүләт һәм муниципаль хакимият вәкилләренә белдерелгән тәкъдимнәр бишьеллык программаның нигезе булачак. Район халкы сайлауларга карата фикерен һәрвакыт ачык, сәяси аңлылык күрсәтеп белдерде. Бу юлы да сайлаучыларыбызның гражданлык позициясе безгә республикабыз тоткан курсны эзлекле дәвам итәргә мөмкинлек бирер дигән ышанычта калам. Әлеге бәйрәм көнендә сезнең һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар, имин тормыш телим.
Рәис Миңнеханов,
Саба муниципаль районы башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев