РЕСПУБЛИКА КӨНЕ БЕЛӘН!
Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар! Сезне ихлас күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлыйбыз!
Республикабызның үсеш юлын билгеләгән 1990 ел вакыйгаларыннан алып Татарстан Россия Федерациясенең иң алдынгы төбәкләренең берсе буларак, яңа тарихының өченче дистәсен тутырып килә. Истәлекле датаны республикабызның тарихи башлангычы булган ТАССРның 100 еллыгын лаеклы каршылау белән рухланып яшәгән көннәрдә һәм Татарстан өчен мөһим сәяси вакыйга – Дәүләт Советына сайлаулар алдыннан билгеләп үтәбез. Киләсе елга шулай ук Татарстанның тотрыклы үсештәге муниципаль берәмлекләреннән берсе – Саба районы оештырылуга да 90 ел тула. Бу истәлекле вакыйгалар, нинди милләттән булуыбызга, яшебезгә, җәмгыятьтә тоткан урыныбызга карамастан, барыбызны да берләштерә, уртак максатка туплый. Ирешелгән уңышларыбыз нигезендә кешеләрнең тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге, иҗат инициативасы ята. Район бөтен Татарстан белән бергә яши һәм үсә. Игенчеләребез бу көннәрдә төп байлыгыбыз язмышы өчен көч куя: бәйрәмне кырда, ындыр табакларында каршылый. Капиталь ремонтланган социаль учреждениеләр, парклар барлыкка килгәннән соң җирлегебездә көнкүреш тагын да яхшырды. Киләчәктә дә республика белән бергә гел үсештә булырбыз, яңа уңышлар казанырбыз дигән ышанычта калабыз. Райондашларыбызга хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәбез, нык сәламәтлек, тынычлык, бәхет, иминлек, уңышлар телибез.
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев