Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Тимерьюлчылар көне белән!

Хөрмәтле тимер юл транспорты хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз.

Районыбыз биләмәсе аша үткән тимер юллар икътисадта, халык тормышында мөһим урын били. Корыч магистраль безне илебез киңлекләре белән бәйли. Тимер юл транспорты хезмәтенә шушы һөнәрне үз иткәнннәрнең осталыгы, вазифаларына җаваплы карашы зур йогынты ясый. Шәмәрдәндә тимерюлчылар династиясе тәрбияләнде, буыннан-буынга килүче данлыклы һөнәргә тугрылык саклаучы гаиләләр әле дә күп. Станциядә, тимер юлларда тәртип, иминлек булдырганыгыз, тырыш хезмәтегез, сайлаган һөнәрегезгә тугрылык саклавыгыз өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Һөнәри осталыгыгыз белән алга таба да йөк ташу һәм пассажирларга хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын яхшыртуга бәйле бурычларны хәл итәчәгегезгә ышанабыз.

Яңа хезмәт җиңүләре, сәламәтлек, бәхет, күңел күтәренкелеге, иминлек телибез. Һәр башлангычыгызда уңышлар юлдаш булсын.

Саба  муниципаль районы  Советы һәм

 башкарма  комитеты.

Фото: https://pixabay.com | LuidmilaKot

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев