Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Тимерьюлчылар көне белән!

Хөрмәтле тимер юл транспорты хезмәткәрләре һәм ветераннары! Районыбыз аша узган Горький тимер юлы, йөз еллык тарихы булган Шәмәрдән станциясе белән күпләрнең хезмәт юлы бәйле.

Әлеге тармак район икътисадында мөһим роль уйный, инвесторларны үзенә җәлеп итә. Станциядә кабул ителгән, төяп озатылган йөк күләме, тимер юл транспортында йөрүче пассажирларга күрсәтелгән хезмәт моны ачык раслый. Бу тармакка бәйле барлык хезмәтчәннәрне, ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Фидакарь хезмәт, һөнәргә тугрылык өчен олы рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез, сәламәтлек, уңышлар, бәхет телибез. Поездлар хәвеф-хәтәрсез йөрсен, юллар төзек булсын!

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев