Укытучылар көне белән!
Хөрмәтле укытучылар, өстәмә һәм һөнәри белем бирү педагоглары, мәгариф ветераннары! Күркәм бәйрәм – Халыкара укытучылар көне уңаеннан иң изге теләкләрне кабул итегез! Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, яшь буынга биргән белем һәм тәрбиягез өчен зур рәхмәт сезгә! Районыбызның мәгариф үсешенә зур өлеш керткән ветеран укытучыларыбызга аерым рәхмәт белдерәбез.
Саба районы мөгаллимнәре мәгариф өлкәсендәге казанышлары, тирән белемле, тырыш, укучыларга карата кайгыртучан, игътибарлы булулары белән һәрчак аерылып тордылар һәм киләчәктә дә үз эшләренә тугры калырлар дип ышанабыз.
Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телибез! Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик “бишле” билгеләре генә куйсын!
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.
Фото: salavatkupere.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев