Ветеринария хезмәткәрләренә
Хөрмәтле ветеринарлар, мал табиблары, тармак ветераннары!
Сезне ихластан Ветеринария хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз! Районыбызның агросәнәгать комплексын үстерүгә сезнең зур өлешегез керә. Ит һәм сөт җитештерү буенча районыбыз республикада лидерлар сафында бара. Мондый уңышларга авыл уңганнары, шул исәптән ветеринария хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә ирешелә. Сезнең хезмәтегез авыр һәм җаваплы, аңа ихтыяҗ артачак, кешеләр сезгә һәрвакыт ихтирамлы һәм рәхмәтле. Үз-үзләрен аямыйча, җаваплы ветеринария хезмәтен башкаручыларның барысына да яңа һөнәри казанышлар, гаиләләрендә иминлек һәм рухи күтәренкелек телибез.
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.
Фото: my-calend.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев