Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Яңа ел башлана

Мөселман календаренең беренче ае булган мө­хәррәм ае җитү белән яңа ел башлана. Быел, 19 нчы август көнне кояш баткач, мөхәррәм ае керү белән, һиҗри буенча 1442 ел башланып китә. Ел хисабы һиҗрәт, ягъни Пәйгамбәребез салләлаһу галә­йһивәссә­ламнең Мәккәдән Мә­динәгә күчү вакыйгасыннан башлана. Чөнки нәкъ менә һиҗрәттән соң дин тотучылар тормышында яңа этап башлана, нурлы Мәдинәдә кечкенә булса да, беренче Ислам дәүләте барлыкка килә, дөньяда беренче мәчет төзелә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: «Рамазан уразасыннан соң иң фазыйләтле ураза мөхәррәм аенда тотылган уразадыр”, — дип билгеләп үтә. Икенче бер хәдисендә: “Мөхәррәм аенда бер көн ураза тоткан кешегә 30 көн ураза тоткан кадәр савап язылыр”,- ди. Мөхәррәм ае башланган көннәрдә елыбыз хәерле узсын дип догалар кабатлыйк һәм Раббыбыз һәр­кайсыбызга шушы күркәм айда башкарган из­ге гамәлләребез, тоткан уразаларыбыз өчен әҗер-савапларны мулдан бирәчәге хакында онытмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев