Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

18 ЯШЬЛЕК КАРАК КЫЗНЫ ИКЕ ЕЛГА ИРЕГЕННӘН МӘХРҮМ ИТӘРГӘ МӨМКИННӘР

"Челнинские известия" язуынча, Биектау кызы урлашу өчен махсус Чаллыга килгән.

Кыз бер генә кибеттән дә буш китмәгән. Сөембикә проспектындагы техника кибетеннән 96 мең сумлык АSUS ноутбугын урлаган. Тынычлык проспектында сәүдә кварталында 5 мең сумлык хушбуйны үзләштергән. Карак кызны видеокамералар язмалары буенча тотканнар. Урланган әйберләр ияләренә кайтарылган. "Урлашу" факты буенча җинаять эше кузгатылган. Кызны 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев